ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14.02.2019 Сәрдекбаш авыл мәдәният йортында Кукмара муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе булып узды.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Үзәк балалар китапханәсендә С.А.Әхтәмов исемендәге урта мәктәпнең 1в сыйныф укучылары кунакта булды. Китапханә хезмәткәре Багавиева Алсу «Безнең йортта барысы да сезнең өчен " дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Балалар презентация карады, китап тарихы, китапханә тормышы, анда күпме китап саклануын, биредәге кагыйдәләр, китапны куллану, саклау тәртибе белән таныштылар.  Балалар игътибарына «Минем беренче китапларым» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бик теләп китаплар– нәни, җыелма китаплар карады, балалар энциклопедиясе һәм журналларга күзәтү ясалды.  Экскурсия мультфильмнар карау белән тәмамланды.

13 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 еллык юбилей уңаеннан балалар китапханәсе хезмәткәре Гайнутдинова Нурия “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен хәтер дәресе уздырды. Ул Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүнең сәбәпләре, совет сугышчыларының батырлыгы, җирле халыкка күрсәтелә торган авыр шартлар, әлеге сугышта батырларча һәлак булган якташларыбыз турында сөйләде. Китап күргәзмәсе белән таныштырды.

Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне чаралары гражданнарга мәгълүмат бирү һәм консультация бирү, кулланучылар хокукларын яклау, кулланучыларга гамәли ярдәм күрсәтү турындагы законнарның актуаль аспектларын аңлату белән бәйле традицион эш формаларын күздә тота.   


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 11 февралендә «Медная гора» ДК базасында тренер Ибәтова Д. М. җитәкчелегендә «тау чаңгысы спорты» бүлегенең кече төркеме арасында тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча ярышлар узды.

2019 елның 16 февралендә тимераякта фигуралы шуу буенча Кукмара муниципаль районының ачык беренчелеге узачак. Башлана: 09.00 керү ирекле

12 февральдән 14 февральга хәтле Кукмара үзәк китапханәсе сезне “Китапка мәхәббәтеңне белдер” акциясендә катнашырга чакыра. Шушы акция нәтиҗәсендә “Признание в любви к Книге” исемле китап күргәзмәсе оештырылачак.

Сезне Кукмара Ленин урамы, 36 йорт адресы буенча көтеп калабыз.

Балаларда китапка , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, укчыларның сөйләм телен үстерү һәм әдәби әсәрләрне яратып укырга өйрәтү максатыннан татар теле укытучысы Гибадуллина Ленара һәм Түбән Арбаш авыл китапханәчесе ярдәмендә 4-10 сыйныфлар арасында бер айлык мәктәпкүләм “Әдәби марафон” оештырылды. Укучыларга күчмә китапханә тарафыннан даими китаплар бирелеп барылды.Алар китапны укып , эчтәлеген кыскача дәфтәргә язып бардылар. Аларга Р.Рахман , М.Кәбиров, А.Галиева, А.Әхмәтҗанова, К.Кәримов, Р.Газизов, Н.Әхмәдиев, Н.Хәсәнов, Р.Вәлиев, А.Гыймадиев, Х.Камалов һәм башка күп кенә авторларның китаплары бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International