ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча  вәкаләтле вәкилнең Кукмара муниципаль районындагы ярдәмчесе Касыймова Резидә Хәкимулла кызы һәр атнаның пәнҗешәмбесендә 8.00-11.00 сәгатьләрдә Кукмара шәһәре, Ленин урамы 36 йорттта ( үзәк китапханә бинасы) гражданнарны кабул итә.

02.10.2018 район мәдәният каршындагы иҗади төркем хәйрия концерты белән Лесхоз авылында урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында чыгыш ясады.

3 октябрь район мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган Декада кысаларында зур бәйрәм концерты оештырылды.

 

7.10.2018 Кукмара шәһәренең Булатов исемендәге ял паркында чираттагы "Кичке уен" үтте.


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

Кемдер, бу – хатын-кыз эше, монысы – ир-атныкы, дип аерып карарга күнеккән. Кукмарада яшәүче Мансура апа Хәерова белән якыннан аралашкач, әлеге сүзләрнең дөрес түгеллегенә инандым.


5
октябрь, 2018 ел
җомга

Өлкәннәр декадасында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрдән  файдаланучыларның иҗади эшләреннән «Сезнең алтын кулларыгыз безнең өчен матурлык тудыра» дип аталган күргәзмә оештырылды.

Укытучыларны район башлыгы Сергей Димитриев һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров котлады


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Әсәнбаш Агро” җәмгыятендә район җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның 1 октябренә булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.

Югары Өскебаш авылы китапханәсендә "Толстой - ул бер дөнья" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Катнашучылар Л.Н.Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделэр, язучы турында кызыклы мәгълүмәтләр белделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International