Игенне “Искра”, “Яңа тормыш”, “Урал”, “Әсәнбаш Агро” җәмгыятьләре һәм элеватор КамАЗлары тантаналы рәвештә элеваторга тапшырдылар
Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум премия белән бүләкләнәчәк
Без, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Тылсым”, дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшлибез, ярдәм күрсәткәндә заманча һәм уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз.
“Яңа тормыш” хуҗалыгында 760 гектарда игеннәрне җыеп аласы бар
Республика мәктәп урманчылыкларының II слеты 29 июльдән 31енә кадәр дәвам итте
2018нче елның 27 июлендә Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль - тернәкләнү бүлегендә ял итүче егерме өч өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен дәвалау физкультурасы инструкторы Ольга Михайлова «Кызыклы старт» чарасы оештырды.
Әсән-Елга авылы китапханәчесе Австралиядән кайткан якташыбыз – язучы һәм рәссам София Вәлиефф белән очрашу кичәсендә катнашты. Ул үзенең «Әнием» һәм« Милли бизәкләр белән» дип исемләнгән китабын тәкъдим итте.
Пычак авылы китапханәчесе төрле яшьтәге балаларның ялын күңелле итеп үткәрү максатыннан «С книгой на природу» дип исемләнгән экологик пикник үткәрде.Чарада китапханәче балаларны Б. Җитковның, М.Пришвинның, К.Паустовскийның, В.Бианкиның, Н.Сладковскийның табигать темасына иҗат иткән әсәрләре белән таныштырды. Балалар өчен төрле мавыктыргыч «Какие листья и плоды и на каком дереве они растут?», «Угадай загадку», уен-конкурслар оештырды.
Ураллыларның тугыз берәмлек ашлык суктыру комбайннары бар. Басу-кырлардан игеннәрне ташып тору өчен җиде КамАЗ машинасы, аларга өстәмә алты трактор да билгеләгәннәр
Чишмәбаш авылы китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасында тәбияләнүче балалар белән “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Чара барышында балалар Кукмара районында туып үскән якташ язучыларыбызның тормыш юлы, аларның әсәрләре белән якынрак таныштылар.