(Кукмара, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара шәһәрендә сөенечле вакыйга булды: капиталь ремонттан соң "Кыңгырау" балалар бакчасы сабыйлар өчен үзенең ишекләрен ачты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Кабул итүне район прокуроры Ришат Шакиров һәм Кукмара районы электр челтәре вәкиле уздырды.
Вахитов исемендәге, “Яңа тормыш”, “Әсәнбаш” хуҗалыкларында урак өсте ахырына якынлашса, “Дружба”, “Тукай”, “Игенче” хуҗалыкларына эш темпын тагын да кызулатырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 сентябрьгә игеннәрнең 71 проценты җыеп алынган, барлыгы 9149 тонна ашлык суктырылган. Һәр гектардан уртача 39,3 центнер уңыш чыга. Шул ук вакытта рапс суктыру эшләре дә бара. Әлеге культура 390 гектардан 348 тонна җыеп алынган. Басу-кырлардан 7810 тонна салам әзерләнгән. Бүгенге көндә 5400 гектарда көзге культуралар чәчелеп, 8000 гектар җир туңга сөрелгән
Кукмараның Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында митинг һәм “Без терроризм, экстремизмга каршы” дигән тематик концерт узды. Концерт программасын Кукмара 1нче гимназиясе, күппрофильле лицей, Кукмара 3нче, 4нче урта мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары әзерләгән иде.
Янил авылы китапханәчесе Гөлнур Галимуллина Республика көне уңаеннан киң катлам китап укучылар өчен “Мин яратам сине, Татарстан” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичә дәртле җырлар, нәфис сүз, төрле халык биюләре белән үрелеп барды. Презентация ярдәмендә укучылар Казан турында бай мәгълүмат туплады, кроссворд чишүдә актив катнашты.
Түбән Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлназ Мәҗитова 4-7 сыйныф укучылары өчен “Мир на всей планете” дип исемләнгән тынычлык дәресе уздырды. Китапханәче балаларга ил тынычлыгы турында, аны ничек саклау хакында мәгълүмат бирде. Әңгәмә соңында балаларның фикерләре тыңланды, алар тарафыннан “Һәрвакыт булсын кояш” дип исемләнгән җыр башкарылды.
Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлүсә Гараева балаларда туган якка карата мәхәббәт уяту,туган җирнең матурлыгын күрә белү, балалар арасында яхшы мөнәсәбәт тудыру, төрле җәмгыять урыннарында татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү максатыннан “Мин татар баласы, татарча сөйләшәм” дип исемләнгән интеллектуаль- уен үткәрде.Уен барышында балалар үзләренең белемнәрен тапкырлыкта сынадылар. Ә без исә балаларның татар теленә битараф түгеллеген, һәм мондый чараларны үткәрүнең бик тә урынлы булуын күрдек.
Тырыш авылы китапханәчесе спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенең мөһим икәнлеген балаларга аңлату максатында "Спорт-сәламәтлек нигезе" дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрде. Әңгәмә барышында укучыларга спорт уен төрләре, аларның тормышта кирәклеге хакында мәгълүмат бирелде. Шулай ук китапханәче балалар арасында спортка кагылышлы уеннар оештырды. Бәйрәм балар өчен бик кызыклы һәм файдалы үтте.