ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Җыенда авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина, Манзарас урта мәктәбе директоры Альбина Мөхәммәтова, “Урал” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшиннарның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы Сергей Димитриев 2016 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырып, хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены  Байлангар авыл җирлегендә үтте. Анда җирлек башлыгы Илфат Минегалиевның, Байлангар урта мәктәбе директоры Илсур Кәшәповларның чыгышлары тыңланды. Шулай ук районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән  район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде. 

Кукмарада яңа чаңгы трассасы ачылу хакныда хәбәр иткән идек. Чаңгы юлы Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадион чишмәсеннән алып, Нурминкә суы буйлап Кукмара тау итәгеннән тау чаңгысы (слалом, сноуборд) базасына кадәр килә һәм кире әйләнеп кайта. Шушы көннәрдә биредә яктырткыч лампалар куелды.

Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Лилия Раисовна “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар өчен «Январь аенда туган юбилярлар» исемле әдәби сәгать үткәрде. Чарада электрон презинтация күрсәтелде.

             25 январь конне Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина экология елы уңаеннан 6-7 сыйныф укучылары белән “Табигатьне саклау – безнең бурыч” исемле әнгәмә үткәрде.

Халык белән очрашуларда җирлек башлыклары Габделфәт Нәфыйков, Фәнис Гайнетдинов, мәктәп директорлары Радик Хәсәнҗанов, Алмаз Фәйзрахманов, участок инспекторы Виталий Кусаев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, район прокуроры ярдәмчесе Рамил Зәйнетдиновларның чыгышлары тыңланды.

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены бүген Түбән Үрәс авыл җирлегендә үтте.


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

24 январь көнне Тат. Тулба авыл китапханәчесе Гөлнара Хәсанова 3-4 сыйныф укучылары өчен “Хезмәт аша туа чын батырлык, Хезмәт илтә иң зур хөрмәткә” әңгәмә - күзәтү үткәрде. 

Поч.Кучук мәдәният йортында “Татарстан республикасы марийлары милли-мәдәни автономиясе”нең Кукмара бүлекчәсе утырышы узды. Анда оешма рәисе Леонид Искаковның ел дәвамында башкарылган эшләр хакында хисабы тыңланды, агымдагы елга план кабул ителде, максат һәм бурычлар билгеләнде.

25 январь көнне Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанова кече яшьтәге мәктәп укучылары  белән “Интернетсыз бер көн” дип аталган әңгәмә үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International