ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе
Байлангар мәдәният йортында “Туган ягыбыз тарихы”-дигән исем астында туган төбәгебез, аның күренекле шәхесләре белән танышу сәгате узды.
Әлеге очрашуда, авыл тарихын барлап, аны китап итеп чыгару өчен бар тырышлыгын куючы Хезмәт ветераны Ярмиев Рафаэль Камал улы китапта урын алачак материллар белән таныштырып чыкты.

27 нче гыйнварда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мәчкәрә мәктәп-интернатында балалар хокукларын яклау айлыгына багышланган ачык чара үткәрелде.

Шушы көннәрдә Янил урта мәктәбендә-мәктәпнең 60 -еллык юбилее, студентлар көне хөрмәтенә багышланган зур матур кичә узды. Әлеге бәйрәмдә мәктәп директоры Ришат Шакиров, мәктәп коллективы, укучылар,төрле юнәлештә белем алучы студентлар кичәнең зур кунаклары булдылар. Бәйрәмнең беренче өлеше мәктәпнең 60 -еллык тарихы белән башланып китте. Шушы вакыт эчендә әлеге уку бинасы нинди булган,кемнәр белем алган,нинди вакыйгалар,мәгълүматлар булганлыгы турында сөйләнелде. Фото-видеолар,истәлекләр белән әлеге вакыйгаларны күрергә насыйп булды.

 

28 гыйнвар көнне Вахит авылының “Батыр” спорт сараенда “Мулланур Вахитов исемендәге” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы бүләгенә ир-егетләр арасында волейбол ярышы узды.


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Кукмара 4нче урта мәктәбендә белем алучы, киләчәкләрен медицина өлкәсе белән бәйләргә теләүче  8-11 сыйныф укучылары өчен район үзәк дәваханәсе табиблары белән очрашу-әңгәмә үткәрелде.  Нарколог Рөстәм Сабирҗанов, күз табибы Гүзәл Вәлиева, эндокринолог Нәфисә Усмановалар укучылар алдында студент еллары хатирәләрен яңарттылар, үз һөнәрләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр,  укырга керә алмаган очракта да югалып калмыйча, алга таба да үз максатларына ирешү өчен көрәшергә өндәделәр. 

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены бүген Каенсар авыл җирлегендә үтте. Анда җирлек башлыгы Илфат Мифтаховның, участок инспекторы Расим Шакировларның чыгышлары тыңланды. Шулай ук районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән  район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде.

Үткән ел июнь аенда көнгә 200 тонна сөт савып, күрше Балтач районын узып, республикада беренчелеккә чыга алдык. Бүгенге көндә 196 тонна сөт җитештерелә. Терлек санын арттыру буенча да республикада беренчелекне бирмибез.  Үткән ел мал санын утыз меңгә җиткерү бурыч итеп куелган иде, хәзерге вакытта районда 29964  мөгезле эре терлек исәпләнә. 2015 елга караганда мал саны 2340 башка арткан, шуның 363е савым сыерлар. 12598 бозау алынган, бу үткән ел белән чагыштырганда 1213 башка күбрәк.

Зур Кукмара авыл җирлегендә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үтте. Очрашып-сөйләшүдә җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев, “Урал” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин, мәктәп директоры Габит Нәҗипов, участок инспекторы Әмир Җиһаншин чыгыш ясады.

Җыенда авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина, Манзарас урта мәктәбе директоры Альбина Мөхәммәтова, “Урал” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшиннарның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы Сергей Димитриев 2016 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырып, хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены  Байлангар авыл җирлегендә үтте. Анда җирлек башлыгы Илфат Минегалиевның, Байлангар урта мәктәбе директоры Илсур Кәшәповларның чыгышлары тыңланды. Шулай ук районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән  район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International