ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган #подпиши родителей#подпиши близких “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясе дәвам итә. “2017 елга язылу бүләк ит” хәйрия акциясе дә әлеге игелекле чараның дәвамы булып тора. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе барышында бу яртыеллыкта акцияне Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев башлап җибәрде.

Чарада Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев һәм коткаручылар бригадасы хезмәткәрләре чыгыш ясады.

Казан дәүләт мәдәният институтында Халыкара “Илһамият” тел һәм җыр сәнгате фестиваль-конкурсы һәм Халыкара “Кунаклашу” халыклар иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Әлеге фестивальләр Рәсәй Федерациясенең,Татарстанның мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Бөтендөнья Татар Конгрессы, Татарстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Казан дәүләт мәдәният институты ярдәме белән үткәрелә. Фестивальләрдә Татарстан, Башкортстан, Мари Иле, Түбән Новгород, Төркмәнстан, Әрмәнстан һәм башка шәһәрләрдән килүчеләр көч сынашты. Якташыбыз, Вахит авылы егете, хәзерге вакытта Казан дәүләт мәдәният институтының 3нче курс студентында белем алучы Нияз Кәримуллин (җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Яхъяев) –“Вокал-соло” номинацияләрендә катнашып, Халыкара “Илһамият”фестиваль-конкурсында “Салават Фәтхетдиновның махсус бүләге”, Халыкара “Кунаклашу” фестиваль-конкурсында II дәрәҗә Лауреат исемнәренә лаек булды, Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Юлларда шоферлардан гына түгел, ә җәяүлеләрдән дә зур игътибарлылык сорала. Бәла-казаларга юлыкмас өчен аяк һәм өс киемнәренә, шулай ук балаларның коляска, чана, велосипедларына яктылыкны кире кайтаручы элемент – фликерлар беркетү зарур.

Поселокның “Ләйсән” балалар бакчасында сабыйларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күләмле эш алып барыла. Балаларның өс киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетелде. Шулай ук фликерлар белән сумка-букчаларны да бизәдек. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе уздырган “Яшь җәяүле өчен куркынычсызлык модасы” бәйгесендә катнашып, “Җәяүле өчен аксессуар” номинациясендә бакчабыз беренче урынны алды. Шулай ук бакчаның мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалары да “Куркынычсыз төркем” номинациясендә җиңү яуладылар.

Районыбызның "Хәйрия" мәчетендә районкүләм азан әйтү буенча конкурс булып үтте. Әлеге чарада мөхтәрәм кунаклардан республика мөселманнарының Диния нәзарәтеннән Коръән бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм районыбызның шәрәфле мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Районыбыз авылларыннан катнашырга теләк белдергән олылар да, кечкенәләр дә үз осталыкларын күрсәтеп лаеклы урыннар алдылар. Җиңүчеләр Диплом һәм мөфтиятебез тарафыннан бастырылган китаплар белән бүләкләнде. Шулай ук һәрбер катнашкан кеше бүләксез китмәде. Әлеге чара районыбызда беренче генә мәртәбә үткәрелсә дә, бик күңелле узды һәм соңыннан барлык килгән кунаклар белән бергә мондый чаралар дәвамлы булса иде дип дога кылынып тәмамланды, дип хәбәр итте Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Районыбызның "Хәйрия" мәчетендә районкүләм азан әйтү буенча конкурс булып үтте. Әлеге чарада мөхтәрәм кунаклардан республика мөселманнарының Диния нәзарәтеннән Коръән бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм районыбызның шәрәфле мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Кукмара беренче гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов белән берлектә рейдка чыктылар. Укучылар шоферларны һәм җәяүлеләрне юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакырдылар, юл йөрү кагыйдәләре язылган белешмәләр тараттылар. Әлеге чара Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көненә багышлап оештырылды.


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

18 ноябрьдә балалар китапханәсендә  Баһавиева Алсу “Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназия”нең 8 сыйныф укучылары өчен татар халкының күренекле композиторы С.Садыйкованың тууына 110 елга багышлангын  “Моң чишмәсе” дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичә уздырды. 


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

20 ноябрьдә районыбызның поселок һәм авыл җирлекләрендә 2017 елда  халыктан үзара салым җыюга кагылышлы референдум үткәреләчәк.

“Вахитов” җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның ун айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International