ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Җитәкчеләр һәм дини оешма вәкилләре катнашында үткән киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, район прокуроры Ришат Шакировлар чыгыш ясады.

 


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

      28 октябрь көнне Кукмара «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр өчен “Алтын көз”ь дип исемләнгән бәйрәм үтте.

   

1 ноябрьдән “Халык участок инспекторы” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы башланды. Бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү «Комсомольская правда» (www.kp.ru) сайтында 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Өлге авылында гомер кичерүче Мидхәт абый Гайнетдинов үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Туган көн иясен район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллиналар да юбилярга үзләренең тәбрикләүләрен ирештерделәр.


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Кукмараның мәдәният йортында районыбызның Зур Кумара авылыннан “Сәйлән”, Зур Сәрдек авылыннан “Чәчкә”, Югары Чура авылыннан “Карендәшләр”, Лельвиж авылыннан “Купанча”, Нырья авылыннан “Сактон” ансамбльләре “Халык ансамбле” исемнәрен яклады. Бүгенге көндә районыбызда 40лап җыр-бию ансамбльләре эшләп килә, алар арасында җырга-моңга һәм мәдәнияткә гашыйк олысы да, кечесе дә бар.     

Әлеге чарада Сәрдекбаш авылыннан “Сүнмәс дәрт” ансамбле дә “Халык ансамбле” исемен алу өчен чыгыш ясады.

  Ансамбльләрнең хезмәтен бәяләүдә Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгеннән директор урынбасары Габдрахманов Гали Ахатович, баш специалист Чекмарева Татьяна Сергеевна, фәнни хезмәткәр Гатауллин Риф Хопбулловичлар катнашты.

Кукмара мөхтәсибәте мөселманнары Алабуга шәһәрендә үткәрелгән спартакиадада катнашып, мини-футбол буенча 16 команда арасыннан беренчелекне яуладылар, дип хәбәр итте Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.

29 нчы октябрь көнне Мөслим районының мәдәният йортында “Многозвучный Татарстан” дип исемләнгән традицион музыка коралларында башкаручылар республикакүләм конкурсында мари балалар фольклор ансамбле (җитәкчесе: Искаков Леонид) III дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.

     Починок Сутер авылы клубында “Көзге катавасия” бәйрәме узды. Үткәрелгән бәйрәм барлык катнашучыларның да күңелләренә хуш килде. Бәйрәм ахырында дискотека оештырылды.

Зәй шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында шахмат-шашка буенча Татарстан беренчелеге узды.

Алтын көз аеның матур бер көнендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтачтагы бүлекчәсенә “Бишек туе” бәйрәменә чакыру алдык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International