ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

“Көзге каникуллар” оператив-кисәтү чаралары хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында оештырыла.

Кукмара мәдрәсәсендә якташыбыз – Мәмәшир авылында яшәүче Галимов Муллахмәт Мирзахмәт улы иҗат иткән шәмаилләр һәм табигать күренешләрен сурәтләгән картиналардан торган күргәзмә ачылды. Үзешчән рәссам иҗаты белән танышырга теләүчеләр  әлеге күргәзмәне 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр карарга  килә  ала. Керү ирекле.

Зур Сәрдек мәдәният йортында, җирлек буенча, Спорт елына багышланган "СПОРТ-ШОУ" бәйрәме уздырылды, дип яза "Наш Кукмор" төркеме. Яшь, сан һәм авырлык чикләүләре булмаган бу бәйрәмнең спорт төрләрендә катнашучылар шәхси беренчелеккә чыгыш ясадылар.

“Олимп” боз сараенда “Содружество” Кубогына хоккей буенча турнир узды. Анда Кукмараның “Ветераннар”, Сосновканың “Витязь”, Татарстан Югары судының “Фемида” хоккей командалары көч сынашты.


29
октябрь, 2016 ел
шимбә

26 сентябрьдән балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләүгә үзгәрешләр кертелде. Шул хакта аңлатуын сорап, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевага мөрәҗәгать иттек.

Үзара салым акчалары хисабына Березняк авылында – 354, Аман Оштырмада – 116, Камышлыда 316 метр юлга вак таш җәелгән. “Юлларны төзекләндерү эшләрен “Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләре башкарды. Барлыгы 814 мең сум акча тотылды”, - дип хәбәр итте Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов.

Анда өлкән тәрбиячеләр, балалар бакчасы мөдирләре катнашты. Семинар-киңәшмәдә сүз мәктәпкәчә белем бирүне Федераль дәүләт белем бирү стандарты шартларында күчерүне оештыру һәм методик яктан тәэмин итү турында барды.

 

 

 

Халык канәгать, чөнки күпьеллык зарларга, ниһаять, нокта куелды.

Поселокның Нур Баян һәм Заһидуллин урамнарын тоташтыручы күпер күпләргә таныш. Моннан берничә ел элек бу урында хәтта бер җәяүлене машина бәрдергән, зыян күрүче ир-егетнең урында ук гомере өзелгән иде. Әлеге фаҗигадән соң шактый вакыт узса да, балалары күпер аша мәктәпкә йөрүче әти-әниләр көн саен ул-кызлары өчен ут йотып яшәделәр.

Алынган бер генә шикаять тә тикшерелми калмаячак

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда яшәүче барча кеше алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы актив көрәшкә кушылырга мөмкин. Ник дигәндә, “Халык контроле” системасына “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү” дигән категория кертелде бит.

Без, 8нче сыйныф укучылары, гимназиядә эшләп килүче “Яшь коткаручы” хәрби-патриотик берләшмәсенә бик теләп йөрибез. Биредә төрле күнекмәләр алабыз: тигез сафларда йөрү, винтовкадан төз ату, автомат сүтеп җыю, туристик әзерлек, медицина белемнәре нигезләрен үзләштерәбез. “Яшь коткаручы” командасының уңышлары да куанычлы: “Аҗаган” хәрби уеннарында безнең команда - җиңүче, Саба районында узган зона ярышларында призер булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International