ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

5 нче ноябрь көнне Әсән-Елга мәдәният йортында "Бергә яшәү күңелле" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте.

Ош.Юмья авылы клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан  рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Әлеге чарада балалар рәхәтләнеп ял иткәннәр, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәткәннәр. Рәсем ясау һәркемгә дә ошаган.

Мәмәшир авылы мәдәният йортында "Бәхет йомгагы өзелми ул, тик парлашып гомер иткәндә" дип исемләнгән юбилей ияләре кичәсе үтте. Анда 50 ел бергә гомер итүче өлкәннәребезгә бүләкләр тапшырылды һәм сәнгать үзешчәннәре катнашында бәйрәм концерты үтте.

4 ноябрь көнне Ст. Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова күчмә абонемент белән Югары Юмья авылында булып кайтты. 


5
ноябрь, 2016 ел
шимбә

1 ноябрьдән “Халык участок инспекторы” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы башланды. Бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү «Комсомольская правда» (www.kp.ru) сайтында 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Спорт остасы, волейболчы Шамил Җәләлетдинов истәлегенә ике көн дәверендә барган ярыш тәмам. Кызлар арасында беренче - Кукмара, икенче - Түбән Кама, өченче урынны Казан командасы яулады. Егетләр арасында исә беренчегә -Алексеевск, икенчегә - Саба, өченче урынга Казан командасы чыкты.


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
 

-Ноябрь аенда билгеләп үтелүче истәлекле көннәр тормышыбызның нигезен тәшкил итүче, җәмгыятебезнең яшәү рәвешен чагылдыручы сәяси, социаль һәм әхлакый сыйфатларның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклый, - диелә котлауда. - Халыкның чын бердәмлеге һәрвакыт җәмгыятьтәге теләктәшлеккә нигезләнгән булуын аңлау мөһим. Тормыш сыйфатын яхшырту, авыр чакта бер-береңә кул сузу, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, шәхес хокукларын һәм иреген саклау, гражданлык институтларын үстерү - республикабызны үстерү, татарстанлыларның бердәмлеген ныгыту юнәлешләрен без шунда күрәбез. Күп милләтле районыбыз халкы да моңа үзенең тырыш хезмәте, матур традицияләре белән зур өлеш кертә. Киләчәктә дә башкарган эшләребез уң, җәмгыятебез өчен файдалы булсын. Һәрберебезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа шатлык-куанычлар телим.

3 ноябрьдә балалар китапханәсе китапханәчесе  Фирдания Закирова “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче  нәниләр өчен, Халыклар бердәмлеге көненә багышлап,  “Что значит Родина моя?” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 

3 нче ноябрьдә Әсән Елга авылы мәдәният йортында якташыбыз шагыйрь Әхмәт Юнысның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Ул бит шушы җирнең баласы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. 

Үзәктә ял итүчеләр, бакча белән танышкач, балалар белән очраштылар. Бакча мөдире Миләүшә Равил кызы һәм районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина милли тәрбия бирү, гореф-гадәтләрне балаларга тапшыруның мөһимлеге турында чыгыш ясадылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International