Кукмарада эш визиты белән Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова булып китте. Башкала кунагы “Төбәкне өйрәнү” музеенда, киез итек-киез комбинатында, җир кадастры палатасы, мәдрәсә, Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында булды, Мәчкәрә авылындагы архитектура һәйкәлләре белән танышты.