“Зилант” мәктәбенең өстәл теннисы бүлегендә шөгыльләнүчеләр Казанда 1999 елгы һәм алардан яшьрәк укучылар арасында узган Татарстан беренчелегендә катнаштылар. Команда өченче урынны алды, шәхси зачетта Булат Гадиятуллин бронза медаль иясе булды.
ГТО тапшыру “Зилант” спорт мәктәбендә оештырылды. Катнашучы егет-кызларыбыз сыгылмалылыкны билгеләү, идәннән күтәрелү, урыннан сикерү һәм башка төрләрдә үзләренең көчләрен һәм физик хәзерлекләрен сынадылар.
Райондашларыбызны актив рәвештә ГТОга кушылырга чакырабыз.
Ядегәр авыл җирлегендә җирлек башлыклары катнашында семинар узды.
Югары Кузмес авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Волшебные слова” дип аталган тәрбия сәгате үткәрде.
27 октябрьдә Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина, төрле катлам китап укучылар өчен, язучы Нәбирә Гыйматдиновага 60 яшь тулу уңаеннан “Әдәбият күгендә якты йолдыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
28 октябрьдә балалар китапханәсендә Баһавиева Алсу “Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназия”нең 2а сыйныф укучылары өчен “Якташ язычыларыбыз” дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде.
“Мамадыш шәһәренең яшь инвалид спортчылар җәмгыяте” вәкилләре Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда булып киттеләр. Экскурсия вакытында төп игътибар район тарихына һәм спортның үсешенә бирелде. Мөмкинлекләре чикләнгән егет-кызларның яхшы кәефе барыбыз өчен дә үрнәк булырлык, диләр музей хезмәткәрләре.
27 октябрь көнне Ятмас Дусай мәдәният йортында Нәбирә Гыйматдинованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Әдәбиятыбыз күгендә якты йолдыз” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үтте.
27 октябрьдә “Росинка” экологик клубының чираттагы утырышында китапханәче Гөлфия Хафизова “Твои друзья – животные и птицы” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.
21 октябрь көнне «Тылсым» Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенен өйгә барып ярдәм күрсәтү бүлегенең хезмәткәрләре «Мобиль бригада» технологиясе нигезендә, районыбызның Адай авылында ялгыз гомер итүче Муртазин Мохипулла абыйга бардылар .