ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

21 нче октябрь көнне Березняк мәдәният йортында  табигатьне яратырга, сакларга өйрәтү, булган белемнәрен тагын да баету максатыннан, балалар өчен  көзгә багышланган          “ Могҗизалар кыры” уены үткәрелде. Уенны  китапханәче  белән берлектә оештырдык. Анда 1-8 нче сыйныф укучылары ( барлыгы 38 бала) катнашты. Уенда катнашкан барлык балаларга да истәлек бүләкләре тапшырылды.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче яшь талантлар “Көзге төсләрнең күптөрлелеге” бөтенроссия бәйгесендә катнаштылар. Анастасия Сабанчеева “Халык җырын аерым башкару” номинациясендә - беренче, Алена Ишмурзина “Эстрада җырын аерым башкару” номинациясендә икенче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Кызларны бәйгегә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Гыйләҗева әзерләде.

Бәйге район ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда оештырылды. Анда Мамадыш, Балтач һәм Кукмара картчылары “Стриж”, “Хонда”, “Восход”, “Минск” төркемнәрендә көч сынашты. Әлеге ярыш Автомобильчеләр көне ЮХИДИ хезмәте оешуга 80 ел тулу уңаеннан оештырылды.

"Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егетләр Казанда узган самбо буенча Татарстан чемпионатында катнаштылар. Булат Закиров, Альберт һәм Айрат Шәңгәрәевлар  - беренче, Рамил Хәмидуллин - икенче, Олег Тихонов, Андрей Платонов, Айнур Измайловлар өченче урыннарын алдылар.

21 октябрь көнне В. Кузмесь авылы китапханәчесе Валентина Туктарова мәктәп китапханәчесе Л.А. Баязитова белән берлектә 5 сыйныф укучылары өчен « Рады мы всегда друзьям, приглашаем в гости к нам» дигән китапханә белән таныштыру дәресе үткәрде. 


21
октябрь, 2016 ел
җомга

  Кукмара муниципаль районында Балтач һәм Кукмара районы өчен жаваплы МОНД инспекторлары белән «Тылсым» халыкка социаль ярдәм курсәтү узәге белгечләре белән берлектә булган барлык купбалалы һәм СОП гаиләләргә йөреп, янгын кукркынычсызлыгы хакында инструктаж үткәрелде һәм искәрмәләр тапшырылды.

20 октябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова  “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен  “Итагатьлелек илендә” дип исемләнгән уен-викторина үткәрде. 

19 октябрьдә   көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Багаһавиева Алсу «Шәфкатьлелек» сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Балалар китабы дөнясы» дип исемләнгән дәрес-презентация күрсәтте. 


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Рассвет” агрофирмасында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның тугыз айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды. Әлеге чарада катнашучылар Каенсар авылындагы ындыр табагында булдылар, Югары Күзмис фермасында мал утарларын, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карадылар, яңа төзелеп килүче мал торагы белән таныштылар.

 


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Мәмәшир авылы мәдәният йортында ямьле "Сөмбелә" бәйрәме узды. Авыл халкы өчен күңелле уеннар, җырлы биюләр, кызыклы тамашалар, уңыш күргәзмәсе оештырылды.Традициягә салынган күркәм бәйрәмне авылның олысы да, кечесе дә көтеп ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International