Хөрмәтле өлкәннәребез - сугыш һәм хезмәт ветераннары, кадерле әбиләр, бабайлар, абыйлар һәм апалар!
Язгы айларда бәйрәмнәр күп булган кебек, көзләрдә дә бик матур бәйрәмнәр бар. 1 октябрь – Өлкәннәр көне шундыйлардан. Аның көз көне билгеләп үтелүендә тирән мәгънә бар: һәрбарчабызга гомер көзен быелгы кебек тыныч тормышта, муллыкта, икмәк, бәрәңге, яшелчәләр уңышына, мал-туарларның көрлегенә куанып каршыларга язсын.