1 октябрьдә Кукмара поселогының “Добреев” кибете янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Башлана 8.00 сәгатьтә.
1 октябрьдә Кукмара поселогының “Добреев” кибете янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Башлана 8.00 сәгатьтә.
Татарстанда 20 ләп хуҗалык үсемлекчелек һәм терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешкән.
Балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан республиканың мәгариф министрлыгы балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре рейтингын үткәрә. Кукмара районының “Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” икенче ел рәттән балаларга физкультура –спорт юнәлешендә белем бирү буенча әлеге рейтингта беренчелекне алды.
Хөрмәтле өлкәннәр!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районыбыз пенсионерлары өчен түбәндәге чаралар үткәреләчәк:
-1 октябрьдә “Добреев” кибете янында авыл хуҗалыгы ярминкәсе,
-3 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Зур Кукмара авылы мәдәният йортында бәйрәм концерты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм хезмәткәрләрен котлады. Тантаналы чара Казан шәһәренең “Корстон” кунакханә комплексы мәйданчыгында узды. Анда авыл хуҗалыгы тармагының, урып-җыю кампаниясенең алдынгы хезмәткәрләре чакырылган иде. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.
Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсанова 2-4 сыйныф укучылары өчен “Дуслык авыр чакта сынала” дип аталган китапханә дәресе үткәрде.
Олыяз авылы мәдәният йортында укучы балалар белән чәчәкләр бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кысаларында "Иң матур чәчәк" дип исемләнгән рәсем конкурсы да үтте.
Чәчәкләр дөньяга башка күз белән карарга, ямансу вакытларда кәефне күтәрергә ярдәм итә. Алар күңелдә шатлык –сөенеч хисләре уятырга сәләтле.
24 нче сентябрь көнне Өлге авылы клубында "Көзләр килде җиргә муллык алып" исеме астында могҗизалар кыры уены булып узды. Уңыш бәйрәменә карата булган әлеге кичәдә клуб каршында оешкан түгәрәкләргә йөрүче балалар үз талантларын күрсәтте. Биюләр, җырлар тамашачы тарафыннан бик яратып кабул ителде. Уеннның җиңүчесе Мухаметзянова Гөлфинур апа булды.
Югары Арбаш мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре 1-5 нче сыйныф укучылары катнашында "Көз бүләкләре" дип исемлэнгэн уныш бэйрэме уткәрделэәр. Монда көз нигьмэтлэреннэн кургәзмә ясалды һәм аларның файдалы узенчәлекләре турында сөйләнде. Балалар көз турында әйтем-табышмакларга жаваплар эзләделәр, шигыйрьлэр сөйләделәр. Соңыннан кабак коймагыннан авыз иттелэр.
22 сентябрь көнне Югары Кузмесь авылы китапханәчесе Валентина Туктарова башлангыч мәктәп укучылары белән “Нәрсә ул экстремизм?” дигән темага әңгәмә үткәрде.