25 августта балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Юл азбукасы” дип исемләнгән дәрес-сәяхәт үткәрде.
22 август көнне Өлге авылы китапханәчесе Альбина Салихова Россия Дәүләте флагы көне уңаеннан, “Россия Флагы – безнең горурлыгыбыз” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.
23 август көнне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Юзмухаметова балаларны китап укуга тарту максатыннан «Китаплы алан» дип исемләнгән экосәяхәт оештырды.
«Татарстан командасы» проекты кысаларында Каенсар авылы китапханәчесе Сәрия Шайдуллина клуб хезмәткәрләре белән берлектә “Татарстан командасы белән бергә бул!” дигән девиз астында велосипед ярышы үткәрде. Әлеге чарада авыл һәм кунакка кайткан балалр да бик теләп катнашты.
Важашур авылы китапханәчесе Рәхима Вәлиева төрле яшьтәге балалар өчен “Сак бул, балалар!” исемле әңгәмә үткәрде.
23 август көнне Ятмас Дусай авыл китапханәчесе Венера Галиуллина “Дәүләтебез әләме” исеме астында китапханә дәресе үткәрде.
24 август көнне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Юзмухаметова кече яшьтәге балаларга Татарстан флагы һәм аның төсләре турында сөйләде.
Балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җитезлекләрен үстерү максатыннан Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова клуб бакчасында, "Татарстан командасы" социаль проекты кысаларында "Без сәламәт яшәргә тиеш " дигән йөгерү ярышы үткәрелде. 8 бала катнашты.
22 август көнне Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова 4-14 яшькә кадәрге балалар өчен “День государственного флага” дигән презентация күрсәтте.
24нче август көнне, Ятмас Дусай мәдәният йортында, республика көне уңаеннан “Җырлыйм туган якта”дип исемләнгән концерт узды.