31 август көнне Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Татарстана командасы” проекты кысаларында 2 -5 сыйныф укучылары өчен “Күңелле старт” үткәрде.
Юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен арттыру, урамда йөргәндә игътибарлы булырга , юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү максатыннан Пычак авыл китапханәчесе Фирдәүсә Галимова төрле яшьтәге китап укучылар белән "Юлда йөрсәң, бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел!" дигән викторина үткәрде.
26 август көнне Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина 1-4 сыйныф укучылары өчен “Ватаным Татарстан” исемле презентация тәкъдим итте, аннан соң “Спорт дөньясында кунакта” исемле парктагы спорт мәйданчыгына сәяхәт оештырды.
31 август көнне Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хазиева 2-6 сыйныф укучылары белән “Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем” дигән темага әңгәмә үткәрде.
Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нафикова “Татарстан Командасы ” проекты кысаларында балаларның спорт белән кызыксынуын арттыру максатыннан кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары арасында велосипед ярышы үткәрде.
Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова “Татарстан командасы” акциясе кысаларында 2-5 сыйныф укучылары өчен “Туган җирем Татарстан” исемле тәрбияви сәгать үткәрде.
Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Курбанова клуб хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен “Мин яратам сине, Татарстан!”дигән тәрбияви сәгать үткәрде.
Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын киметү максатыннан, шул исәптән безнең районда да “Сак булыгыз: балалар!” профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле Вахит авылы мәдәният йортында балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча аңлату эшләре үткәрелде. Балаларга зур экраннан презентация күрсәтелде.
Әсән-Елга мәдәният йорты: “Команда Татарстан” проекты буенча “Приведи ребёнка в спорт” кысасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Күңелле стартлар” уены уйнатылды. Төрле спорт күнегүләре һәм ярышлар оештырылды.
25 августта балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Юл азбукасы” дип исемләнгән дәрес-сәяхәт үткәрде.