ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

22 август  көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова «Шәфкатьлелек» сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Государственный флаг России – наша гордость и призвание!» исемле сәяхәт - дәрес үткәрде. 


19
август, 2016 ел
җомга

18 август көне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Юзмөхәметова «Сәламәт булсаң –шат булырсың» дип исемләнгән спорт сәгате уткәрде. 

19 август көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе  Алсу Ярмиева төрле яшьтәге балалар өчен  “Табигать - тиңсез хәзинә” исеме астында  экскурсия оештырды.


18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

18 август көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова туган якка карата мәхәббәт уяту, матурлыгын күрә белү, яклау һәм саклау максатыннан урта яшьтәге балаларны  “Туган җирем Татарстан” исемле  китап күргәзмәсе белән таныштырды. 

14 август көнне Старо-Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова клуб хезмәткәрләре белән берлектә  “Авыл бәйрәме” үткәрде. 

Балаларда спорт белән кызыксыну уяту, спортның кеше тормышындагы әһәмиятен аңларга булышу, балаларда бердәмлек хисен тәрбияләү максатыннан 17 август көнне Өлге авылы китапханәчесе Альбина Сәлихова балалар арасында "Күңелле стартлар" уены үткәрде.  

Балаларда туган якка карата мәхәббәт уяту, матурлыгын күрә белү, яклау һәм саклау максатыннан чыгып Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлүсә Гараева төрле яшьтәге балалар белән әңгәмә үткәрде. 

Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нәфикова “Приведи ребенка в спорт” акциясе кысаларында балалар бакчасына йөрүче балалар белән минифутбол спорт мәйданчыгында “Күңелле стартлар” үткәрде.


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова 6-14 яшьлек балалар өчен “Авылда да юл-йөрү кагыйдәләрен белү кирәк” дигән темага презентация һәм   мультфильмнар күрсәтте. 

17 август көнне “Нараткай” лагерендә ял итүче яшьүсмерләр өчен балалар үзәк китапханәсе мөдире Гатауллина Зөлфия Хабибрахман кызы һәм үзәк китапханәсе китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы юл кагыйдәләренә багышланган “Игътибар, балалар” исемле әңгәмә үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International