Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре “Нараткай” лагереның икенче сменасында ял итүче балалар өчен Бөек Ватан сугышына багышланган күчмә күргәзмә оештырдылар. Шулай ук “Мин хәтерлим, мин горурланам” дигән темага викторина да үткәрелде.
Алексеевск районында урнашкан Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында V Халыкара яшьләр уку-укыту “Сәләт” форумы узды. Анда Татарстан Республикасының барлык районнарыннан, Рәсәйнең дистәләгән төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән җыелган 5 меңнән артык сәләтле балалар һәм яшьләр катнашты. Поселокның күппрофильле лицееннан да 13 укучы укытучылар Наталья Галиева һәм Алсу Ибраһимовалар җитәкчелегендә районыбыз командасы составында “Сәләт”тә булып кайтты.
Әлеге ярыш быел җиденче тапкыр оештырылды. Анда 15 яшь һәм аннан зуррак булган яшь категориясендә 14 команда көч сынашты.
Бүгенге көнгә Кукмара урманчылыгы тарафыннан 20 гектар урман культуралары, 189 гектар мәйдандагы чокырлы урыннарга агач үсентеләре утыртылган. 81 гектар мәйдан чүп-чардан чистартылган һәм 40 чакрым озынлыктагы янгынга каршы полоса ясалган.
Ош.Юмьяда яшьләр арасында авыл җирлеге беренчелегенә волейбол турниры узды. Анда 4 команда катнашты.
“Игенче” җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның алты айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә узды.
Районыбызның Кече Чура авылында 12 июль көнне зурлап Питрау бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев, башкала кунаклары, дин әхелләре котлады. Мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән театральләштерелгән тамаша, фольклор ансамбльләрнең чыгышы белән башланып киткән бәйрәм төрле уеннар, күңел ачулар, җыр-бию белән үрелеп барды.
Бүген Кече Чура авылында сөенечле вакыйга булды - "Авыл клублары" республика программасы буенча сафка баскан өр-яңа мәдәният йорты файдалануга тапшырылды. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Россия Дәүләт думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Дәүләт Советы депутаты Ирек