18 июньдә, Бөтенросиия олимпиада көне уңаеннан балаларны, халыкны спортка тарту максатыннан лагерьда олылар һәм балалар белән берлектә Мәмәшир авылында спорт бәйрәме үткәрелде: вакытка йогерү, эстафета, турникта тартылу, скакалкада сикерү кебек ярышлар оештырылды. Балаларга өлкәннәргә каршы футбол уйнау бигерәк тә кызыклы булды. Ахырдан җинүчеләргә бүләкләр тапшырылды, һәркем өчен куңелле ял булды.
Июньдә, "Семык" бәйрәме үткәннән соң, Починок Сутер авыл клубы каршында якын-тирә авылларда яшәүче халык «Семык возь выл шулдыряськон» дип исемләнгән бәйрәмгә җыела. Бу көнне клуб янында җыр-биюләр башкарыла, балачак һәм яшьлек истәлекләре өстәл артында алып барган сөйләшүләрдә яңартыла.
Зур Сәрдек мәдәният йортында балалар өчен татар халык әкиятләре буенча рәсем ясау бәйгесе уздырылды. Әкиятләрдән өзекләр уйналды.
20 июньдә "ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе" Региональ оешмасының Кукмара бүлеге Советлар Союзы герое С.А.Ахтямов исемендәге Манзарас авылы урта мәктәбенең мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен "Халыклар Дуслыгы йорты" белән берлектә рус халкының гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә багышланган бәйрәм оештырдылар.
18 июньдә Кенә-Баш авылында район Мәдәният йорты үзешчәннәре коллективы көче белән "Кичке уен оештырылды.
24 июнь көнне Кукмара мәдрәсәсендә ифтар мәҗлесе үткәрелә.
Әгерҗенең Күләгәш авылында республикакүләм Семык мари халкы мәдәнияте бәйрәме узды. Әлеге чарада Поч.Кучук авылының “Кнавел” мари халык фольклор ансамбле дә чыгыш ясады. “Семык” барышында “Марий патыр” ("Мари батыры") һәм “Марий удыр” ("Мари кызы") конкурслары да үткәрелде. Җыр-биюле бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте.
Әлеге чара соңгы тапкыр моннан 15 ел элек уздырылган булган. Ярышта һәр хуҗалыктан бер механизатор катнашып, барлыгы 10 кеше көч сынашты. “Урал” җәмгыятенең (Кукмара агрофирмасы) Иске Йорт авылы янындагы басу трактор гөрлетесенә күмелде. Ярыш шартлары буенча җирне ике төрле ысул белән (уртага җыеп, кырыйга таратып) сукалап күрсәттеләр. Бәйгедә шулай ук тракторларның төзеклеге, сукаларның комплектациясе дә исәпкә алынды.
20 июнь көнне балалар китапханәсе китапханәчеләре Гөлфия Хафизова һәм Алсу Багавиева Кукмара 4 нче урта мәктәбе каршында оештырылган лагерьда ял итүче балалар өчен “Табигать сәламәтлек бүләк итә” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.
Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина Бөтенроссия Олимпияда көненә багышлап, мәктәп каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар өчен “Спорт бәйрәме” дип исемләнгән чара үткәрде.