Иртәгә, 22 июнь көнне, Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узачак.
21 июньдә "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә реабилитация курсы үтүче инвалид балалар өчен Кукмара районы Эчке эшләр булеге хезмәткәре И.И.Җиһаншин белән очрашу үткәрелде.
Иртәгә, 22 июнь көнне, Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узачак.
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан ил күләмендә “Хәтер шәме” акциясе уза. Аның максаты: Бөек Ватан сугышында -фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алу.
Бөтенроссия балалар экологлар фестивале кысаларында поселокның 9нчы номерлы “Миләшкәй” балалар бакчасында“Әйдәгез, табигатьне саклыйк!” дигән девиз астында “Яшь табигатьне саклаучылар" бәйрәме үтте. Бу бәйрәмнең максаты: яшь буынга экологик тәрбия һәм белем бирү.
Руль артында йөрүче гүзәл затлар арасында “Автоледи” бәйгесен оештыру соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде. Быел әлеге бәйге ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда 23 июньдә узачак.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Кукмара муниципаль районының Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтҗанов Нургаян Миннегали улы “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.
Республикада сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы Димитриев Сергей Димитриевичка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде. Котлыйбыз!
Шамил Әхмәтшин, Кукмара киез итек-киез комбинатының генераль директоры
Рафаэль Голов, Кукмара тегү фабрикасының генераль директоры
Азат Заһидуллин, Кукмара металл савыт-сабалар заводының генераль директоры
Газинур Хәбибрахманов, “Урал” хуҗалыгы рәисе
Нәфыйк Хөсәенов, Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова лагерьда ял итүче балалар өчен “Әкиятләр илендә – күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт уеннары үткәрде. Әлеге уенда “Чуар тавык”, “Шалкан”, “Убырлы” әкиятләрендәге геройлар көч сынашты. Балалар өчен кызыклы конкурслар, уеннар оештырылды. Соңыннан китапханәче укучыларга кино күрсәтте.
Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы югары булу турында шторм кисәтүе игълан ителде.