17 июнь көнне Кукмара балалар китапханәсе мөдире Гатауллина Зөлфия Хабибрахман кызы Кукмара 4нче мәктәп лагеренда ял итүче балалар өчен “Әкияти Китап Дөньясы” исемле әдәби викторина үткәрде.
17 июль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә якташ язучыларының китабын тәкъдим итү турында “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышы үтте.
16 июнь көнне балалар белән компьютордан “Голубая чаша” һәм “Литературная игра 8 букв” дигән уеннар уйналды. Кино елы уңаеннан мультфильм карадык. Соңыннан дискотека үткәрелде. 17 бала катнашты (2- 12 яшь).
Битлянгур авылында "Атам-анам биегән, Күңел ачкан биюдән" дип аталган балалар арасында бию конкурсы уздырылды. Катнашты 11 бала.
Балалар өчен "Туган ягым - яшел бишек!" дигән темага рәсем сәнгате һәм спорт уеннары, балык тоту ярышлары уздырылды.
19.00. сәгатьтә авыл яшьләре белән спорт мәйданчыгында ярышлар уздырылды.
Балаларның жәйге каникулларын күңелле итеп уздыру максатыннан уздырылган "Эш беткәч уйнарга ярый" дип исемләнгән бәйрәм чарасы. Командалар арасында спорт уеннары.
Пычак һәм Арпаяз авыл клублары лагерьга йөрүче балалар белән "Әкиятләр илендә күңелле стартлар" үткәрелде.
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова лагерьда ял итүче балалар өчен “Әкиятләр илендә – күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт уеннары үткәрде.
15 июнь көнне сәгать унбердә балалар китапханәсе китапханәчесе Алсу Баһавиева, Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназия каршында оештырылган җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен “Китап битләреннән зур экранга” дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде.
15 июнь көнне сәгать унда балалар китапханәсе китапханәчесе Гөлфия Хафизова, Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназия каршында оештырылган җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен, “Бу җир синеке һәм минеке” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде.