15 июнь көнне балалар китапханәсе мөдире Зөлфия Гатауллина, Ош-Юмья авылы мәктәбе каршында оештырылган лагерь балалары өчен, “Әкият иленә дәшәбез” дип исемләнгән уен-викторина үткәрде.
15 июнь көнне Кукмара үзәк китапханәсенең кинозалына 3Д форматта мультфильм карау өчен, Ч.Т. Айтматов исемендәге мәктәп лагеренда ял итүче 80 бала кунакка килде.
15 июня учащиеся начальных классов средней общеобразовательной школы Ошторма Юмья посетили центральную библиотеку с экскурсией и просмотром фильма в 3Д формате.
Кукмара үзәк китапханәсене китапханәчесе Саттарова Лилия Раис кызы “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар өчен Россия көненә багышланган “Россия символлары” дигән белем сәгате үткәрде.
Фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәштә батырлык күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташыбыз, татар халкының данлы улы Сабир ага Әхтәмовка бүген 90 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, моннан ике ел элек Сабир ага арабыздан мәңгелеккә китте. Ул Манзарас авылы зиратында җирләнде.
22 июньдә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов республика прокуратурасы органнары һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе вәкилләре белән бергә Кукмара районында халыкны кабул итәчәк. Кабул ителү өчен (843) 221-80-36 телефоны аша эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр язылырга мөмкин. Шимбә, якшәмбе – ял көннәре.
Битлянгур авылында яшәүче Закирова Маһисәрвәр Газиз кызына 90 яшь тулды. Юбилярны Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрик итте, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.
13 июньдә район үзәк һәм балалар китапханәсе китапханәчеләре Нурия Гайнетдинова һәм Лилия Саттарова “Нараткай” җәйге лагерена йөрүче балалар өчен “Наш выбор – здоровый образ жизни” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрделәр.
Удмурт мәдәниятының республикакүләм “Гырон быдтон” бәйрәмендә Кукмара төбәгеннән чыккан танылган удмурт шәхесләренә багышланган күргәзмә оештырылды, презентация күрсәтелде.
Илебез һәр елның 6 июнендә Рәсәйдә Пушкин көнен билгеләп үтә.