Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Свердловск өлкәсе Сысерть районы Кадниково авылында уздырылган халыкара авыл бәйрәме “Сабантуй - 2016” да, Казан шәһәрендә һәм Кукмара бистәсе Сабантуйларында катнашты.
Удмурт мәдәниятенең “Гырон быдтон” республика бәйрәме программасы:
Бәйрәм 11 июньдә Киндеркүл авылының район Сабан туе үткән урынында үтәчәк.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Кукмара җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Воропаева Татьяна Васильевна халыкны кабул итте. Татьяна Васильевна кабул итүгә язылучылар белән аралашты, сорауларына җаваплар бирде.
Кулы эш белә икән, сау-сәламәт кешеме ул, инвалидмы, тормышта югалып калмаячак: эшле һәм ашлы булачак. Моны күздә тотып, Рәзинә Галиәхмәтова җитәкчелегендәге “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне савыктыру белән беррәттән, аларга хезмәт күнекмәләре бирү, һөнәрләргә өйрәтү буенча күп кенә проектлар тормышка ашырыла.
Березняк авылы китапханәчесе Гөлшат Сабирҗанова, “Табигать балалары” ял лагеренда тәрбияләнүче балалар өчен “Бу журналлар, сезнең өчен!” дип исемләнгән әңгәмә-презентация үткәрде.
Байлангар авылында Сабан туе бик матур, оешкан төстә узды. Бәйрәм уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Популяр җырчы Нурзадәнең җыр-моңнарын да һәркем ошатты.
Кукмара беренче гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинова Равия Габделфәт кызына “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.
8 июньдә 11.00 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Кукмара җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Үзәк китапханә бинасы, адресы: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 36) “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Воропаева Татьяна Васильевна халыкны кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон: 2-65-14
4 июнь көнне Күкшел авылы тарихына алтын хәрефләр белән языла торган вакыйга булды. Җирле халык, читтә яшәүче авылдаш-якташларның, гомумән, дин кардәшләрнең ярдәме белән төзелгән бик матур, күркәм дин йорты үзенең ишекләрен ачты. Бу көнне күпләрнең күзләреннән шатлык яшьләре тәгәрәде, тамакларына сөенеч төеннәре утырды.Мәчет төзелешен башлап йөргән Рамил хәзрәт Садыйков һәркемгә рәхмәт сүзләрен ирештереп: "Кылган изгелекләрегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезгә савабын бирсен", - дип теләде. Әлеге тантаналы чарага район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка кунаклар да күп килгән иде.