ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе
Ядегәр авылы китапханәчесе  балалар бакчасында “Әбием ишегалды” исемле  тәрбия сәгате үткәрде 

Мәмәшир  авылы  китапханәчесе балаларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау  һәм аларны спортка тарту максатыннан  мәктәп  каршында оештырылган  лагерь  балалары  белән “Спорт  белән дус булыйк”  исемле әңгәмә үткәрде . 

Манзарас китапханәсендә балалар белән  дуслыкка карата “Дуслык белән көчле без” дигән темага әңгәмә –сөйләшү үткәрелде. 

Пычак  авылы китапханәчесе мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен “Хайваннар – мультфильм геройлары” дип аталган чара үткәрде.  

11 июнь көнне Кукмарада Удмурт мәдәниятенең “Гырон быдтон” республика бәйрәме үтте. Бәйрәмне район башлыгы Сергей Димитриев ачып җибәрде.


11
июнь, 2016 ел
шимбә

12 июньдә күпмилләтле илебез үзенең төп дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә. Бәйрәмнең тарихы 1990 елдан – шул елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды Россиянең дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул иткән көннән башлана. Бу көн Россия дәүләтчелегенә хас традицияләрне, аларның төрле гасырлардагы гәүдәләнешен чагылдыра, илнең гомуммилли бердәмлеге символы булып тора.


10
июнь, 2016 ел
җомга

"Зилант" спорт мәктәбендә чираттагы чыгарылыш кичәсе үтте.

“Урал” җәмгыятендә  район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә бу елның биш аена булган эш нәтиҗәләренә, терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләренә караган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар, кукуруз һәм арпа басуын, шулай ук терлекчелек комплексында булып, мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карадылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

9 июньдә А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей каршында оештырылган мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар өчен балалар китапханәсе “Почитаем, поиграем, отдохнем - с пользой время проведем” дип исемләнгән уен программасы оештырды. 


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Районыбызда яшәүче пенсионерлар арасында спортның биш төре: җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, дартс һәм электрон коралдан ату буенча сайлап алу турниры үткәрелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International