Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы авыллары халкына сөт терлекчелеге өлкәсендәге югары казанышлары өчен рәхмәт белдерде. Ул Кукмара районында сөт терлекчелегенең күп еллык традицияләренә игътибар итте, һәм сөт савымын арртыра алуларын ассызыклады.
Сабантуйда көрәш батырлары белән бергә игенчеләрне, терлекчеләрне һәм башка хезмәт алдынгыларын олылау матур традициягә әверелде. Быел да язгы кыр эшләре оешканлык белән башкарылды, хәзер чәчүлекләр Табигать-Анабызның мәрхәмәтле яңгырларына мохтаҗ. Халык хуҗалыгының башка тармакларында да эш кайный.
Татар халкының көтеп алынган Сабантуй бәйрәмнәре якынлаша. Шул уңайдан, 2 июньдә район үзәк китапханәсенең уку залы китапханәчесе Тәскирә Харис кызы Сәлимова, “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегенә йөрүче пенсионерлар өчен, “Хуш киләсең, Сабантуй!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Югары Өскебаш авылы китапханәсендә балалар өчен “Бәхетле балачак” дип аталган уен программасы узды.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хэштеглары белән “Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр”дигән акция игълан итте. Әлеге акция кысаларында район башлыгы Сергей Димитриев Пчеловод авылында яшәүче бабасы Димитриев Петр Ильичка “Хезмәт даны” газетасына подписка бүләк итте.
Поселокның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда, Ленин бакчасында, “Зилант” спорт мәктәбе каршындагы мәйданчыкта төрле чаралар оештырылды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучыларының концерты, төрле маҗаралы уеннар, конкурслар балаларның күңелләрендә озак сакланыр.
Анда яшүсмерләр наркоманиясен кисәтү буенча эшнең торышы, җәйге чорда балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү эшен оештыру, комиссиянең 11 мартта булып үткән утырышы беркетмәсенең 1 пункты үтәлеше мәсьәләләре каралды, эчке эшләр бүлеге, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре, социаль яклау бүлеге җитәкчеләренең, табиб-наркологның, район газетасы мөхәрриренең чыгышлары тыңланды.
1 июнь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, балалар белән “Күңелле стартлар” уены үткәрде.
Җәйнең беренче көне- балачак иленең иң матур бәйрәме. 1 июнь балаларны яклау көнен район балалар китапханәсе хезмәткәрләре күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрергә тырышты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Татарстан Республикасында җәмәгать судьяларын сайлау турындагы” карары нигезендә Кукмара буенча икенче номерлы суд участогының җәмәгать судьясы итеп Хәмидуллина Венера Юрьевна билгеләнде.