ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2016 ел
сишәмбе

Район Советы утырышы карары нигезендә хезмәт ветераннары – 31 ел районның баш архитекторы булып эшләгән Рәфкать Ибраһим улы Закировка һәм озак еллар Кукмара мех фабрикасын җитәкләгән Мәгъфүрә Бәдгетдин кызы Гайнетдиновага “Кукмара муниципаль районының мактаулы гражданины” исеме бирелде.

Районыбызның “Ак калфак” оешмасы вәкилләре, күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, 8нче сыйныфта укучы кызларны кунакка чакырып, токмач кисү буенча остаханә уздырды. Әлеге файдалы һәм күңелле чара “Татарстан “ ресторанында, аның хезмәткәрләре ярдәме белән үтте. 

18 майдан 24 майга

Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда, бәрәңге утыртуда катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар (норма/смена):

“Восток” хуҗалыгыннан Илшат Нуриев (МТЗ-892) – 18,83.

“Тойма” ширкәтеннән Азат Хаҗиәхмәтов (МТЗ-82) – 17,0.

“Тойма” ширкәтеннән Илшат Галиев (МТЗ-82) – 16,5.

Сабыйларның мәш килеп китап сайлауларын күреп куану, күпләрнең серен йөрәгенә сыйдырып, китап сүзе белән юатып, укый башлагач, дөньяларын оныттыра торган, китап укучының холык-фигыленә килә торган әдәбият сайлап бирү, үзең шуннан куаныч табу – барлык китапханәчеләр өчен дә уртак сыйфатлар. Бөек шагыйребез Тукай да: “... Шул вакытта мин кулыма китап алам”, - дигән бит. Китап яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә. 

“Исток” хуҗалыгы җитәкчелеге, язгы чәчү тәмамлану уңаеннан, барлык игенчеләрне бәйрәм табынына җыйды.

Илебездә 40 меңнән артык һөнәр булса да, күпчелек яшьләр һаман юрист, хисапчы, менеджер, икътисадчы белгечлекләренә тартыла. Дәрәҗәле бит, янәсе! Һөнәрең буенча эш таба алмасаң, дипломыңа карап өйдә утырудан ни файда? Ә менә эшче һөнәрләргә исә ихтыяҗ беркайчан кимеми. Эретеп ябыштыручы, пешекче, тракторчы, авыл хуҗалыгы белгечләренә бүгенге көндә сорау аеруча зур. Кукмара агар көллиятендә дә нәкъ менә киләчәк турында уйлаган, эшче һөнәренең мөһимлеген аңлаган яшьләр укый. Укуда да, мәдәният-сәнгатьтә дә, спортта да алдынгылар рәтендә алар. Көллияттә белем алучы егет-кызларның үзләре белән якыннанрак танышып кайттык.

Кышка чананы җәйдән әзерлә, ди халык мәкале. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә иртә яздан ук озын, салкын кыш айларын кайгырта башлый.

Кукмараның яшь юл хәрәкәте инспекторлары – Манзарас урта мәктәбе укучылары (Даниил Павлов, 5 сыйныф, Полина Павлова, 3 сыйныф, Ләйсән Шакирова, 4 сыйныф, Рәмис Шакиров, 5 сыйныф) Яр Чаллыда узган “Имин тәгәрмәч – 2016” республика бәйгесенең йомгаклау турында катнаштылар. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта каршылыклар аша узу, тормыш иминлеге нигезләре, визитка, автошәһәрчектә дөрес итеп йөрүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Туган авыл могҗизалы көчкә ия  ул: ата-баба нигезен калдырып, читкә китүчеләрне дә үзенә тартып тора. Тик кайберәүләр сагынуларын басар өчен  кайткалап йөрсә, икенче берәүләр, авылга эзләрен суытмыйча, аны үстерү-төзекләндерү өчен барлык көчләрен куя.

Басу-кырлардан таш җыеп йөргән җитәкчене күргәнегез бармы?! “Тойма" ширкәте җитәкчесе Рәҗәп абый Галиев нәкъ менә шундыйлардан. Чәчүлек җирләрендә таш аунап ятканын күрсә, җәһәт кенә сикереп төшә дә, машина кабинасына салып куя. “Ямьсезләп ятмасын әле, я техниканы да ватар”, - ди ул.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International