ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2016 ел
сишәмбе

Новгород өлкәсендә һәлак булган сугышчыларны эзләү һәм җирләү буенча Бөтенроссия “Хәтер вахтасы” үтте. Анда Олыяз мәктәбенең “Хәтер”, Кукмара аграр көллиятенең “Кар десанты” төркеме (җитәкчеләре Гомәр Хаҗиев, Ринат Шакировлар) укучылары да катнашты Мясной Бор авылында Бөек Ватан сугышында ятып калган батырларның тарихын эзләделәр.

 

29 май көнне Асан Елга  авылында “Акъяр” авылында чишмә ачылды.

Кукмара күппрофильле лицеен быел 50 укучы тәмамлый. Лицейдагы “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина  күңелле яңалык алып килде. Әлеге оешма татар телен яхшы белгән, олимпиада, конкурс, фәнни конференцияләр, иҗадый бәйгеләрдә даими рәвештә мактаулы урыннар яулаган татар кызын ак калфак белән белән бүләкләргә дигән карар чыгарган. Район күләмендә беренче тапкыр бу бүләккә Әдилә Гыйззәтуллина лаек булды.

Без “Ромашка” балалар бакчасы белән күптәннән таныш. Әле дә хәтердә, нәниләребезне җитәкләп, кечкенәләр төркеменә килгән идек.  Безне ягымлы елмаеп Халидә Ибраһимова  белән Илзирә Әхмәтгалиевалар каршы алды.

 “Мәгариф” өстенлекле милли проектын тормышка ашыру кысаларында районда гомумбелем бирү оешмаларының сәләтле укытучылары арасында югары педагогик осталык һәм мәгариф үсешенә сизелерлек өлеш керткән өчен акчалата бүләкләү  буенча  конкурс дәвам итә.

 

Уку елы дәвамында республикабыз экологларына зур ярдәм күрсәткән мәктәп балалары үз эшчәнлеген җәйге чорда да дәвам итә алачак. Әйләнә-тирәгә сакчыл мөнәсәбәт уяту максатын тоткан, табигатьне сакларга өйрәткән «Мәктәп экопатруле» бәйгесе агымдагы елның сентябренә кадәр озайтылды.

 

Манзарас мәктәбе укучысы Ислам Шәйдуллин Санкт-Петербургта узган “Талантлар канатында” дигән халыкара конкурсның финалында катнашты, икенче дәрәҗә лауреат булды.

Уку елы тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Тиздән барлык белем йортлары да, үзләренең “кошчык”ларын җәйге каникулларга очырып, бушап калырлар. Поч.Сутер мәктәбенең унберенче сыйныфын да быел сигез укучы тәмамлый.

29 май көнне Лаеш районында традицион “Каравон” бәйрәме-фестиваль үткәрелде. Анда район мәдәният үзәге каршында эшләп килүче “Калинка” (җитәкчесе Рәфидә Әгъләмшина) рус вокаль ансамбле дә катнашты.

Саба районының Иске Икшермә авылында Рамил Миннебаев призына татарча көрәш буенча төбәкара бәйге үтте. Анда Саба, Кукмара, Теләче спортчылары көч сынашты. Үз үлчәү авырлыкларында Аш - Буҗидан Рәзил Сабирҗанов (36 килограмм), Наил Шамбазов( 43 килограмм), Илгиз Галимов (46 килограмм), Нырья авылыннан Павел Филиппов (50 килограмм) беренче урыннарны алдылар. Команда сабалыларны алга үткәреп икенче урынны яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International