Язгы кыр эшләренең иң кызган мәле. Чәчелгән басу-кырларның мәйданнары арта бара. Әлегә орлыклар җир куенына иңдерелә генә, озак та үтмәс, кап-кара булып җәйрәп яткан басуларда беренче шытымнар баш калкытыр. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үз алларына төгәл максатлар куеп, шушы берничә көн эчендә төп чәчү эшләрен тәмамларга тырышалар. Әмма язгы һава торышына алдан “заказ” биреп куеп булмый шул. Әнә, тукайлылар да безне, бу арада яңгырлар явып, эшне бераз тоткарлады дип каршы алдылар. Һәр эшнең үз вакыты, ә кыр эшләре иртәгә калдырганны яратмый. Шуңа күрә тукайлыларның да ник борчылганнарын аңлап була.