ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Кукмарада “Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасын тормышка ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең һәм Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетының район башлыгы Сергей Димитриев катнашында күчмә утырышы үтте.


17
май, 2016 ел
сишәмбе
Кәркәвеч авылы китапханәчесе Энҗе Хабибрахманова төрле катлам китап укучылар өчен “Бәхеткә юл кайдан” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

16
май, 2016 ел
дүшәмбе

     Һәр ел саен Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее үз коллекцияләрен тулыландыру максатыннан  15  апрельдән 15 майга кадәр “Бүләк итү көннәре” үткәрә. Агымдагы елда бу акция  ярдәмендә музей  фондлары 70 тән артык экспонат белән тулыланды.

 


14
май, 2016 ел
шимбә

“Үзеңә ышан” Бөтенроссия дистанцион конкурсының “Иң яхшы методик хезмәт” номинациясендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Рәзинә Фатхуллина беренче урынны алды.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында “Алтын каләм” (“Золотое перо”) конкурсы башлануын хәбәр итә.

Кайберәүләр турында “Йөзеннән нур балкый”, - диләр. Зур Кукмара авылыннан Әминә апа Хөсәенова нәкъ менә шундыйлардан. Аның һәр сүзеннән җылылык, мөлаемлек бөркелеп, үзенә тартып тора. Сөйләме төзек, хәтере яхшы һәм бик чибәр әби дә әле ул Әминә апа.

4 майдан 10 майга кадәр

Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда, бәрәңге утыртуда катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар:

“Тойма” ширкәтеннән Азат Хаҗиәхмәтов (МТЗ-82) – 17,5.

“Урал” хуҗалыгыннан Ринат Фәләхов (ДТ-75) – 12,67.

“Кукморагрохимсервис”тан  Руслан Богданов (МТЗ) – 12,3.

Чәчүлек җирләрен әзерләүдә  катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар:

“Урал” хуҗалыгыннан Ринат Хәсәнов (ДТ-75) – 14,69.

“Урал” хуҗалыгыннан Равил Бәдретдинов (МТЗ) – 13,27.

“Кукморагрохимсервис”тан  Геннадий Богданов (МТЗ) – 13,1.

Минераль ашламалар һәм орлыклар чыгаручы алдынгы шоферлар:

 “Восток” хуҗалыгыннан Нургаяз Мостафин (ГАЗ-53) – 2156.

“Әсәнбаш” агрофирмасыннан Илгизәр Хәлиуллин (ГАЗ-53) – 1177.

Вахитов исемендәге хуҗалыктан Рифат Гарифуллин (ГАЗ-53) – 1065.

Чәчү комплексларында эшләүче алдынгы тракторчы-машинистлар:

“Урал”  хуҗалыгыннан Рафис Галимов (Кейс) – 13,58.

“Әсәнбаш” агрофирмасыннан Михаил Прокопьев (Кейс) – 12,82.

“Әсәнбаш” агрофирмасыннан Шамил Хәбибуллин (ХТХ-215) – 11,37.

15 май көнне Кукмара бистәсендә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләр көненә багышлан “Кызыл лента” акциясе үтте.

Вахитов исемендәге хуҗалыкта район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән беерлектә язгы кыр эшләренең барышына, терлекчелеккә  багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар кукуруз, бәрәңге чәчү технологиясе белән таныштылар, малларны утарда тәрбияләү ысулын карадылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.


13
май, 2016 ел
җомга

Урта Комарда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган, "Җиңү һәрберебезнең йөрәгендә" дигән чара үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International