ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Галиев Ирек һәм  Гарафетдинова Диана (куппрофильле лицей укучылары) 15 – 30 апрель көннәрендә шахмат буенча дөнья Беренчелегендә катнаштылар. Ирек 3 урынга, Диана 6 урынга лаек булдылар.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмарада гомер итүче сугыш ветераннарының өйләренә барып, Җиңү көне белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын һәм бәйрәм күчтәнәчен тапшырды.

 

“Выше  радуги” вокаль-хореографик төркеме М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үткән Г. Тукай премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты. Элеге төркем башкарган “Туган тел” җырын зал аюгүрә басып тыңлады.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге  иҗатка сәләтле укучылар арасында "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе уздырды. Арчада үткән сайлап алу турында Зур Сәрдек гимназиясе укучылары Шәйхетдинова Илзия һәм Шаһабиева Йолдыз катнашты. Сайлап алу турын уңышлы узган әлеге укучылар Казанда узган йомгаклау бәйрәмендә катнаштылар.   Шаһабиева Йолдыз III дәрәҗәле диплом, Шәйхетдинова Илзия дипломант исеменә лаек булдылар. Уңышлар телибез, котлыйбыз!


3
май, 2016 ел
сишәмбе

Урта Комарда пасха бәйрәме үтте.


1
май, 2016 ел
якшәмбе

-1 Май бәйрәмен без күңел күтәренкелеге белән тыныч хезмәттә каршы алырга күнеккән, - диелә котлауда. – Кемдер әлеге бәйрәм көннәрен язгы кыр эшләрендә катнашып үткәрсә, икенчеләр төзелеш-ремонт, әйләнә-тирәне чистарту эшләре белән мәшгуль.

 

 

30
апрель, 2016 ел
шимбә

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Район Мәдәният йорты” муниципаль бюджет учреждениесе концертмейстеры Зарипов Илгиз Рафаил улына “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

 

 

 

Билгеле булганча, 20 апрельдән бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системага (ЕГАИС) тоташтырылмаган кибетләрне штрафка тарта һәм махсус лицензияләрдән мәхрүм итә башладылар. Татарстанның сәүдә нокталарына андый куркыныч янамый – хәзерге вакытта аларның 100 проценты әлеге системага тоташкан.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, талпаннарның актив сезоны башланган.

 

Россия тимер юллары җитәкчелеге 1 июньнән алып 31 беренче августка хәтле 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга плацкарт һәм гомуми вагоннарда билетларга 50 процент ташлама кертергә карар кылды. Моңарчы балалар ташламалы йөрү хокукыннан уку дәверендә – 1 сентябрьдән 31 майга кадәр генә файдалана ала иде. Шул рәвешле, хәзер мәктәп укучылары поездларда ел дәвамында ярты бәягә сәяхәт итә алачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International