-1 Май бәйрәмен без күңел күтәренкелеге белән тыныч хезмәттә каршы алырга күнеккән, - диелә котлауда. – Кемдер әлеге бәйрәм көннәрен язгы кыр эшләрендә катнашып үткәрсә, икенчеләр төзелеш-ремонт, әйләнә-тирәне чистарту эшләре белән мәшгуль.
Вахит мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Яз китерә каргалар” дип исемләнгән карга боткасы бәйрәме үткәрелде. Дәртле биюләр, кызыклы уеннар оештырылды, конкурсларда авыл халкы һәм балалар бик теләп катнашты. Бәйрәм азагында һәрбер килгән кунагыбыз карга боткасы, кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйланды.
Тәрбияче стажымның 20 елын,татар балалар бакчасында хезмәт куйдым. 8 ел инде менә «Миләшкәй» балалар бакчасында эшлим. Белем бирү, рус телендә алып барыла торган балалар бакчасында, татар телендә бәйрәм үткәрәсем килеп йөри идем.
30 апрель көнне “Зилант” балалар һәм яшүсмерләр спорт клубында самбо буенча шөгыльләнүче балалар Шәмәрдән поселогында 2002-2003 һәм 2004-2005 елгы балалар арасында Татарстан Республикасының атказанган тренеры, спорт мастеры М.К. Галимуллин истәлегенә үткән самбо буенча республикакүләм турнирда катнаштылар. Хуҗин Илназ (35 кг ү/а) 2 урын, Бадретдинов Мәлик (27 кг ү/а), Исаев Максим (35 кг/а), Платонов Антон (42 кг ү/а) 3 урын яуладылар.
30 апрель көнне “Зилант” балалар һәм яшүсмерләр спорт клубының 2003-2004 елгы кызлар волейбол буенча командасы Саба районы ачык беренчелегендә катнашты. “Зилант – 1” командасы 1 урын, “Зилант-2” командасы 3 урынга лаек булды. Иң яхшы уенчылар булып Бакелева Лиана, Галимуллина Ирис и Хакимова Ландышлар танылды.
Галиев Ирек һәм Гарафетдинова Диана (куппрофильле лицей укучылары) 15 – 30 апрель көннәрендә шахмат буенча дөнья Беренчелегендә катнаштылар. Ирек 3 урынга, Диана 6 урынга лаек булдылар.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмарада гомер итүче сугыш ветераннарының өйләренә барып, Җиңү көне белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын һәм бәйрәм күчтәнәчен тапшырды.
“Выше радуги” вокаль-хореографик төркеме М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үткән Г. Тукай премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты. Элеге төркем башкарган “Туган тел” җырын зал аюгүрә басып тыңлады.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге иҗатка сәләтле укучылар арасында "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе уздырды. Арчада үткән сайлап алу турында Зур Сәрдек гимназиясе укучылары Шәйхетдинова Илзия һәм Шаһабиева Йолдыз катнашты. Сайлап алу турын уңышлы узган әлеге укучылар Казанда узган йомгаклау бәйрәмендә катнаштылар. Шаһабиева Йолдыз III дәрәҗәле диплом, Шәйхетдинова Илзия дипломант исеменә лаек булдылар. Уңышлар телибез, котлыйбыз!
Урта Комарда пасха бәйрәме үтте.
-1 Май бәйрәмен без күңел күтәренкелеге белән тыныч хезмәттә каршы алырга күнеккән, - диелә котлауда. – Кемдер әлеге бәйрәм көннәрен язгы кыр эшләрендә катнашып үткәрсә, икенчеләр төзелеш-ремонт, әйләнә-тирәне чистарту эшләре белән мәшгуль.