Күптән түгел авыл мәдәният йортында Күкшел балалар бакчасына йөрүчеләр көче белән әзерләнгән “Күңелле ял итик” дигән кичә үтте. Бакчабызга ике авылдан 30 бала йори.Алар барысы да бу концертта актив катнаштылар, үз һөнәрләрен күрсәттеләр.
27 апрель көнне “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Кукмара волонтерлары һәм Зур Кукмара урта мәктәбе укучылары берлектә “Сәламәтлек чишмәсе” акциясе үткәрделәр.
22 апрель көнне Ядегәр авылы клубында район ветераннар Советы Президиумы үтте.
Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында “Имин тәгәрмәч – 2016” бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән 18 команда килгән иде.
Күптән түгел авыл мәдәният йортында Күкшел балалар бакчасына йөрүчеләр көче белән әзерләнгән “Күңелле ял итик” дигән кичә үтте. Бакчабызга ике авылдан 30 бала йори.Алар барысы да бу концертта актив катнаштылар, үз һөнәрләрен күрсәттеләр.
Кукмара районында авыл жирлекләре арасында "Театр"номинациясе буенча район фестиваль-конкурсы дәвам итә. Янил авыл жирлегенең Вахит авылы мәдәният йортында Гамир Насрыйның өч пәрдәлек "Яшел эшләпә" музыкаль комедиясе тәкъдим ителде.
26 апрельдә Кукмара туган төбәк тарихын өйрәнү музеенда Чернобыль атом электростанциясе шартлауга 30 ел узу уңаеннан, һәлакәтне бетерүдә катнашучылар турында “Чернобыль – черная боль” дип исемләнгән экспозиция ачылды. Шул уңайдан, әлеге коточкыч аварияне юк итүдә катнашучылар өчен музейда экскурсия узды.
“Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Парклар, скверлар, экологик инициатива, экологик ГТО” акциясе кысаларнда “Кошлар өчен өй” дип аталган конкурс үтте. Хезмәт инструкторы Шаймарданов Нурсил җитәкчелегендә үзәккә йөрүче балалар сыерчык оялары ясап агачларга элделәр.
Ай саен “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә, әлеге үзәккә йөрүче балалар өчен күңел ачу чаралары үткәрелә.
“Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә, дәвалану курсы үтүче балалар өчен, Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чара үтте.