Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Ә быел, яраткан язучыбызның 130 еллыгы уңаеннан, республика күләмендә һәм районыбызда күп кенә чаралар уздырылды.
Манзарас авылы мәдәният йортында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап “Г.Тукай –безнең яраткан шагыйребез” дигән темага әдәби –музыкаль кичә үткәрелде.
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Ә быел, яраткан язучыбызның 130 еллыгы уңаеннан, республика күләмендә һәм районыбызда күп кенә чаралар уздырылды.
Түбән Үрәс урта мәктәбендә “XVIII-XX гасыр бөек татар мәгърифәтчеләренең педагогик мирасы” дигән темага халыкара фәнни-методик семинар узды. Аны оештыручы – педагогия фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов. Чарада Иран, Тадҗикистан, Үзбәкстан, Белоруссия, Казахстаннан да вәкилләр катнашты.
Казанның “Батыр” спорткомплексында гер спорты буенча ачык турнир үтте. Анда Татарстан, Башкортостан, Мари Эл республикаларыннан, Ульян каласыннан 100гә якын спортчы көч сынашты. Үз үлчәү авырлыкларында Кукмарадан Ленар Хаҗиев – беренче, Рөстәм Хәйруллин – өченче, Рөстәм Бәшәров дүртенче урыннарны яуладылар. Тренерлары - Владимир Федоров.
“Пирамида” күңел ачу комплексында “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Гала-концерты узды.
Сазтамак авылы балалар бакчасында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Әлеге иртәдә Байлангар авылы китапханәчесе Хисматова Венера Хантимеровна һәм Нормабаш авылы клубы мөдире Файзриева Вафирә Гафуровна катнашты.
Казанның балалар техник иҗаты үзәгендә мәктәп укучылары арасында гади судомодельләр ясау буенча шәхси-команда беренчелеге узды.
Язгы кыр эшләрендә катнашучылар арасындагы район ярышына 7 көн саен йомгак ясалып, җиңүчеләргә түбәндәге бүләкләр тапшырылачак:
-беренче урынга чыккан дүрт җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 800 сумлык акчалата бүләк;
-икенче урынга чыккан дүрт җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 700 сумлык акчалата бүләк;
-өченче урынга чыккан дүрт җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 600 сумлык акчалата бүләк.
Казанның актерлар йортында Габдулла Тукай исемендәге халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысы Зилә Ибраһимова (җитәкчесе Дания Хәбибуллина) “Үзе иҗат иткән шигырь” номинациясендә беренче урынны алды.
27 апреля 2016 года на базе центра социального обслуживания населения «Тылсым» в Кукморском муниципальном районе состоялся круглый стол, в котором приняли участие нотариусы Валиев Рафиль Кавиевич, Миннибаева Роза Ногмановна и директор КЦСОН «Тылсым» Мубаракова Нурсия Минивакиловна.