ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

“Язгы шәфкатьлелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы” “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм  күрсәтү хезмәткәрләре Кукмара волонтерлары белән берлектә «Георгиев  тасмалары» акциясендә актив катнаштылар.

 

“Зилант” спорт мәктәбе хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре “Парклар, скверлар, экологик инициатива, экологик ГТО” акциясе кысаларында 25 апрель көнне спорт мәктәбе территориясендә ылыслы агачлар утырттылар.

25 апрельдән Кукмара районында  “Парклар, скверлар, экологик инициатива, экологик ГТО” акциясе башланып китте. “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм  күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Бөек Ватан сугышы скверын чүптән чистарту оештырылды.

“Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм  күрсәтү хезмәткәрләре “Язгы шәфкатьлелек атналыгы” кысаларында, “Сәламәтлек”  өлкән буын кешеләре группасы һәм волонтерлар белән берлектә  Сазтамак  чишмәсен, һәм аның тирә-юнен җыештыру оештырдылар.

25 апрель көнне Кукмара туган якны өйрәнү музеенда Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чара үтте. К.Низамиева ”Г. Тукай иҗатында дога мотивы” дип аталган доклад укыды. А.Хафизова Г. Тукайның шигырьләрен укыды, шагыйрьнең автобиографиясе турында викторина үткәрде.

19 -22 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә VI Бөтенрусия Г. Тукай исемендәге  шигырь сөйләүчеләр конкурсы үтте.  Әлеге конкурста Кукмара районы укучылары да актив катнашты.

 

21 апрель көнне Кукмара сәнгать мәктәбендә  “Язгы фанфаралар” дин аталган II регионара кыллы инструментларда уйнаучылар фестиваль-конкурсы үтте.

Быел 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үтәчәк. Дәүләт статистикасының Кукмара районы бүлеге баш белгеч-эксперты Эльмира Хафизова хәбәр итүенчә, бу чарага әзерлек эшләре бара, исәбе алынырга тиешле объектларның исемлекләре төзелгән, аларның саны – 15213.


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе
Чарлы китапханәчесе Гөлчәчәк Каменщикова тарафыннан Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан музыкаль кичә оештырылды. 

   22 апрель көнне Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә районыбызның 6 яшь гражданына паспорт тапшыру тантанасы үтте. Чараны ЗАГС бүлеге модире Латыйпова З.Т. Бөек Җиңүгә багышланган шигырь белән башлап җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International