11 март көнне Аш-Буҗи авылы клубында “Үткәннен белмәгәннең киләчәге юк” дигән темага кичә үткәрелде. Кичәдә Аш-Буҗи башлангыч мәктәбенең 1 сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашты. Китапханәче Ярмиева Алсу белән Хасанова Нәсимә балаларны авылның тарихы белән таныштырып киттеләр. Балалар-га шәҗәрә дигән төшенчәне аңлатып киттеләр. Балаларга кичә бик ошады. Укытучы Закирова Йолдыз тагын чакырыгыз дип чыгып китте.
11 март көнне спорт һәм яшьләр политикасы елы кысаларында “Ялкын” яшүсмерләр клубында “Әти, әни һәм мин – спорт сөючән гаилә” дип аталган спорт бәйрәме үтте.
12 март көнне Зәй шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышы булды. Кукмара районы командасы уңышлы чыгыш ясады.
7 март көнне, Югары Өскебаш авыл клубында, драма берләшмәсенә йөрүчеләр көче белән, Р.Зәйдулланың "Пачпортлы Шүрәле" комедиясе сәхнәгә куелды. Авыл халкы һәм килгән кунаклар тамашадан зур кәнагәтләнү белән таралдылар.
4 март көнне тегү фабрикасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты үтте.
Кукмара районының Вахит авылы ир-егетләре 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларга үзенчәлекле бүләк ясарга булган.
7 мартта Вахит мәдәният йортында авылның иң талантлы ир-егетләре сәхнәне үз кулларына алган – хатын-кызлар хөрмәтенә "Егетләр солянкасы" тамашасы әзерләгән. Тиңе булмаган җырлы-биюле, юмористик концерт-тамашада 20 ир-егет катнашса, аларның өч сәгатьлек чыгышын карарга 300ләп тамашачы җыелган.
Кукмара муниципаль районының 4 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен район үзәк китапханәсе 3 Д форматында “Мадагаскар” дип исемләнгән мультфильм карауны оештырды.
Чарлы авылы китапханәчесе Гөлчәчәк Каменщикова, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, 2016 ел – Кино елы уңаеннан, “Три богатыря на дальних берегах” дип исемләнгән мультфильм карау оештырды.