Кукмара үзәк китапханәсенең китапханәчесе Саттарова Лилия Раисовна КЦОН ”Тылсым” нан килгән яшьүсмер балалар өчен Ш. Ракиповның “Кызлар-йолдызлар” китабы буенча “Батырлыкта-матурлык” исемле патриотик сәгать үткәрде.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Кукмара муниципаль районының Ч. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы татар гимназиясенең 1 а сыйныфы укучылары өчен, 3 Д форматында мультфильмнар карауны оештырды.
Ош-Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова, клуб хезмәткәрләре белән бергәлектә, “Шулдыржыт” исемле яз бәйрәме үткәрде.
Югары Күзмис авылы китапханәчесе Валентина Тухтарова мәктәп укучылары өчен “Кыш озату” бәйрәмен үткәрде.
Иске Оча авылы китапханәчесе Елена Михайлова, мәктәп укучылары өчен, “Широка Масленица” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
8 нче Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме. Гүзәл хатын-кызларыбызга багышлап, “ Язның шиңмәс гөлләре Сез, әни, апа, сеңелләр!”дигән бәйрәм кичәсе уздырылды. Кичәдә Аман-Оштарма авылының “ Авыл кызлары” һәм Березняк авылының “ Умырзая” командалары көч сынашты. Алар спортта да, сәнгатьтә дә, уңганлыкта да сыналдылар һәм барлык биремнәрне дә җиңеп чыктылар. Үзешчән сәнгать берләшмәсендә шөгыльләнүчеләрнең җыр-биюләре бәйрәм кичәсенә ямь өстәде. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
11 март көнне Аш-Буҗи авылы клубында “Үткәннен белмәгәннең киләчәге юк” дигән темага кичә үткәрелде. Кичәдә Аш-Буҗи башлангыч мәктәбенең 1 сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашты. Китапханәче Ярмиева Алсу белән Хасанова Нәсимә балаларны авылның тарихы белән таныштырып киттеләр. Балалар-га шәҗәрә дигән төшенчәне аңлатып киттеләр. Балаларга кичә бик ошады. Укытучы Закирова Йолдыз тагын чакырыгыз дип чыгып китте.