Удмуртиядә үткәрелгән Татар мәгарифе көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе составында Кукмарадан 4нче урта мәктәп директоры Азат Хәсәнов һәм 3нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Хәсәновалар да катнашкан. Гүзәлия Хәсәнова Ижау шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 6нчы номерлы татар гимназиясендә “Татар телен укытуда проектлар методы” дигән мастер-класс күрсәтеп, Кукмара турында сөйләгән һәм киез итек-киез комбинатының, тегү фабрикасының сувенир-бүләкләрен тапшырган. Азат Хәсәнов алга таба хезмәттәшлеккә кул куйган.