ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Аш.Буҗи авылы клубында Адай клубы хезмәткәрләре белән берлектә "Бәхет өчен ни кирәк, кушылса ике йөрәк" дигән тематик кичә үткәрелде. Әлеге чара үзвакытында гаилә кормаган егет-кызларга үгет-нәсихәт бирү, парлы тормышның өстенлекләрен, ялгызларның киләчәге аянычлы булуын җиткерүгә багышланган иде. Авыл имамы Мансур хәзрәт никахлашып яшәүнең саваплы һәм уңышлы икәнен сөйләде. Кичә "Кызлар янына барам" дигән миниатюра белән башланып, җыр-биюле уеннар белән үрелеп барды, дип хәбәр итте район Мәдәният йорты методисты Фәрзия Салләмова.

Алтын көзнең өченче ае  бетеп килә. Быелгы көз аеруча матур булып истә калды. Әбиләр чуагын көткән идек, ул чын җәй кебек булды. Инде көз киләсен дә оныткан идек, ләкин ул кисәк кенә үзен искә төшерде: суыгын да күрсәтте, карлы яңгырларын да...

Әсән-Елга авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре көче белән "Күңелле ял итегез" дип аталган зур концерт үткәрелде. Җыр-бию осталарының һәм әлеге мәдәният йорты каршында оештырылган "Хыял" балалар бию төркеменең (җитәкчесе - Лилия Вәлиуллина) чыгышларын тамашачылар яратып кабул итте, дип хәбәр итте район Мәдәният йорты методисты Фәрзия Салләмова.

 

 

 

Югары Өскебаш авылы клубында халкыбызның милли йоласы - "Канат сыдыру" өмәсе үткәрелде. Өмәдә катнашкан балалар тизәйткечләр, тел көрмәкләндергечләр, табышмаклар әйтүдә көч сынаштылар. Соңыннан олылар белән кичке уеннар оештырылды, дип хәбәр итте район Мәдәният йорты методисты Фәрзия Салләмова.

21 ноябрьдә район Советы бинасында (адресы: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 13) 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр бала хокуклары мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.

Күкшел мәдәният йортында авылдашыбыз Люция апа Хәлиуллинаның иҗатына багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән иҗат кичәсе узды. Бәйрәмдә Люция апа иҗат иткән шигырьләр, бәетләр укылды. Чара төрле милли уеннар, биюләр белән үрелеп барды. Люция апаны хөрмәт итеп килгән кунаклар арасында аның белән озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре, туганнары катнашты.

26 яшьлек райондашыбыз Айрат Галимов Trend Vision Award халыкара конкурсында катнашып, җиңүче булды. Ул 22 ноябрьдә бәйгенең Берлинда узачак финал өлешендә Россияне тәкъдим итәчәк.

 

17 ноябрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү  үзәгендә активист-ветераннар, район предприятиеләренең элеккеге җитәкчеләре”катнашында "Ветеран” клубының читраттагы утырышы булды.

18 ноябрь көнне Түбән Өскебаш авылында “Мобиль бригада”ның чираттагы   эш көне үтте. Бригада составына “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре керә. Әлеге авылда 10 өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләрендә булып, аларга социальярдәм күрсәттеләр.

Вахитов исемендәге хуҗалыкта ун айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә  үткәрелде. Бу чарада катнашкан район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары вахитлеләрнең мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителеше, техник базасы, ремонт барышын  белән танышты. Пленар өлештә исә нәтиҗәләр ясалып, бурычлар билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International