ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 29 октябрендә “Тылсым” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт терапиясе инструкторы Л.В. Шәйдуллина социаль-реабилитация бүлегендә ял итүче гражданнар өчен шаян викторина уздырды. Ял итүчеләрнең күбесе бу викторинада бик теләп катнашты, күп төрле сорауларга җавап бирде. Чара бергәләшеп чәй эчү белән тәмамланды. Бу очрашу барысына да яхшы кәеф бүләк итте.  


31
октябрь, 2015 ел
шимбә

29 октябрь көнне район мәдәният йортында Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре Байлангар авылында туып-үскән якташ язучыбыз, журналист, юрист, яшь буынны тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертүче Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллиннның тууына 90 ел тулу уңаеннан, искә алу кичәсе уздырдылар.

Көз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Юка боз катламы белән капланган республика сулыклары гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән Ятмас Дусай башлангыч мәктәбендә “Игътибар: юка боз”  дигән темага кисәтү дәресе үткәрдем.


Сыйфатлы һәм кулай бәягә авыл хуҗалыгы продукциясе сатып аласыгыз киләме?! Ярминкәгә рәхим итегез! Атна аралаш бистәбездә һәм башкаланың “Казан” агросәнәгать паркында районыбызның оешма-предприятиеләре, агрофирмалар, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары катнашында ярминкәләр оештырыла.

Юмор остасы Илдар Шәмсулла улы Хәйруллин 1958 елның 5 сентябрендә Кукмара поселогында дөньяга килә. 1975 елда Кукмараның 1нче урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Икенче курстан соң читтән торып уку бүлегенә күчә һәм армия сафларына алына. Армиядән кайткач, бераз вакыт «Түбәнкамашин» берләшмәсендә эшли, ләкин рәхимсез авыру аны аяктан ега. Илдар Хәйруллинның беренче хикәяләре мәктәп елларында ук газета битләрендә күренә башлый. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында уздырган әдәби бәйгедә җиңү яулый. Аның хикәяләре Кукмара, Түбән Кама төбәкләрендә чыгучы «Хезмәт даны», «Туган як», «Чулман» газеталарында да дөнья күрә. Соңгы елларда аның хикәяләре «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Чаян», «Сөембикә», «Мәйдан», «Казан утлары» журналларында  еш басылып килә.

Илдар Хәйруллин — 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Бу хакта Россиянең Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге һәм суд приставларының федераль хезмәте идарәсе карар иткән. Айлык барышында  базарлар һәм сәүдә үзәкләренә, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрнең эш һәм яшәү урыннарына рейдлар ясалачак. Рейдларның максаты – эшмәкәрләрнең бурычларын киметү, иминият кертемнәрен түләү һәм  2014-2015 елларга декларация бирү мәсьәләләре буенча мәгълүмати-аңлату эшләре алып бару, эшчәнлекләрен туктаткан эшмәкәрләрне исәптән төшерү.

30
октябрь, 2015 ел
җомга

Коткаручылар көне һәм юбилей даталары уңаеннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә беренчел янгын сүндерү, автоном рәвештә эшләүче янгынны кисәтү җайланмалары тапшыру буенча хәйрия акциясе уздыра. Районда әлеге җайланмаларга күп балалы дүрт гаилә ия булды.


Район хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел Кукмараның 80нән артык егетенә солдат итеге кияргә туры киләчәк. Егетләр медицина тикшеренүе узып бетергәннәр. Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган егетләрне Россиянең төрле хәрби частьларына җибәреләчәкләр. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, “В”, “С” категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган.

Дәресләрдән соң арыган идеме: бик тыйнак, уйчан булып күренде Кукмара кызы Диана Гарәфетдинова. Өстәвенә аз сүзле. Җиңү арты җиңү яулаган шахмат уены осталары, мөгаен, шундый холыклы буладыр. Диананың да республика, илкүләм турнирларда алган медальләре бер кочак булыр. Ә бит бу уен төре белән кызыксынуы, күппрофильле лицейга укырга кереп, шахмат түгәрәгенә йөрүдән башланып китә. Аңарчы уйнап караганы да булмаган.

 29 октябрь көнне “Зилант” спорт мәктәбендә 1999-2000 елда туган кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Беренчелеге ачылу тантанасы булды. Ярышларга респуликабызның районнарыннан 13 команда килде. Яшь спортчыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р. Галиева сәламләде, уңышлар теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International