Кукмара Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин Әсән Елга авылында яшәүче Зиганшина Мөршидә Нәҗип кызын кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук юбиляры социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева, Пычак җирлеге башлыгы Габделфәт Нафиков тәбрикләде.
Мәмәшир мәдәният йортында солдат озату кичәсе уздырылды. Кичәгә, изге теләкләрен теләп калырга, егетләрнең әти-әниләре, сыйныфташлары, укытучылары, туганнары җыелды. Солдат буласы авылдашларга Мәмәшир авыл җирлеге әзерләгән бүләк, мәдәният хезмәткәрләреннән чигүле кулъяулыклар тапшырылды, солдат хезмәтенә багышланган җырлар һәм шигырьләрдән торган концерт куелды.
23 октябрь көнне Починок Кучук авылы клубында көзге бал кичәсе үтте. Көзге бал кысаларында яшь чибәр кызлар Көз патшасы исемен алу өчен көч сынаштылар. Чара төрле уеннар, конкурслар белән үрелеп барды.
24 һәм 25 октябрь көннәрендә “Олимп” боз сараенда 2006 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге үтте. “Ягуар”(Кукмара) – “Вятка” (Киров) уены 6:1, 9:2 гә тәмамланды.
Зур Сәрдек мәдәният йортында "Ак теләкләр, ап-ак юл сезгә!" дигән солдат озату кичәсе уздырылды.Авыл тарихында беренче тапкыр бер нәселдән дүрт Гайфетдинов - Ризван, Рузәл, Искәндәр , Рәмисләр армиягә китәләр.Кичәгә, изге теләкләрен теләп калырга, егетләрнең әти-әниләре, сыйныфташлары, укытучылары, туганнары җыелды.Чыгыш ясаучылар арасында егетләргә җырлы сәлам алып килгән Адай егете Фәнзил Галимҗанов, Түбән Казаклардан Илгиз Сәмигуллиннар да бар иде.Солдат буласы авылдашларга Зур Сәрдек авыл җирлеге әзерләгән бүләк, мәдәният хезмәткәрләреннән чигүле кулъяулыклар тапшырылды, солдат хезмәтенә багышланган җырлар һәм шигырьләрдән торган концерт куелды.
Районыбызның элек "Коммунизмга" исемен йөрткән, алты авылны берләштергән данлыклы клохозының авыл хуҗалыгы белгечләре өчен, Зур Сәрдек мәдәният йортында очрашу кичәсе оештырылды. Очрашуга җитмешкә якын кеше җыелды. Кунаклар өчен мул бәйрәм өстәле әзерләнде һәм эчтәлекле тематик конөерт оештырылды.