ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Кукмарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман килде. Аның төп максаты – районыбыз паркларын хәзерге заман таләпләренә туры китереп камилләштерү, реконструкция ясау һәм проектлаштыру. Мөхтәрәм кунак район җитәкчелеге белән берлектә Кукмараның тау битендә урнашкан урман, чаңгы трассасында да булды, үзенең уңай тәэсирләр алуын билгеләп үтте.
Быелгы уңыш тулысынча амбарларга кайтты дияргә мөмкин, бары тик кукурузны гына җыеп аласы калды. Ул районыбызда 4169 гектарда игелгән иде. Аннан 79228 тонна силос салу планлаштырылса, бүгенге көнгә үтәлеш 78 тонна тәшкил итә.

28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, районның социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Урта Комар авыл җирлеге башлыгы Исынбаев Юрий Исланович Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
2014-2015 нче уку елы нәтиҗәләре буенча оештырылган республика конкурсында районыбызның өстәмә белем бирү үзәге “Техник, экология-биология, туристлык-төбәкне өйрәнү, физкультура-спорт” номинациясендә (җитәкчесе Нуретдин Зыятдинов) 3 урынны яулады.
Кичә поселоктагы яңа стадионда кросс дистанциясенә стартлар уздырылды. Анда балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Алтын көз барлык спорт сөючеләргә сәламәтлекне ныгытуга омтылыш бирде.
Киндеркүл авылы янындагы тугайда районыбыз төзүчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Әлеге чара котлаулар, матур җырлар белән үрелеп барды.
Үзәкләштерелгән китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәре Нурия Гайнетдинова Кукмара 4нче мәктәбенең 6”А” сыйныф укучылары өчен “Без -экстремизмга каршы” дигән темага телдән журнал уздырды.
Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 187 мәктәбеннән 40 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 49 799 шәхси кабинетта сакланган.


Үзара салым акчасына Нырья авыл җирлегендә шактый эшләр башкарылган. Иске Кенә Юмья авылында яңа су башнясы, насослар куелган. Башняга су чишмәдән килә. Бу эшкә авыл җирлеге депутаты Валерий Андреевның зур тырышлыгы кергән.
Бүгенге көндә рассветлылар һәр сыердан тәүлеккә уртача 27,5 литр сөт саусалар, “Исток Агро“да көнлек савым 8,2 литрдан артмый. Мондый түбән саннар район буенча уртача күрсәткечне дә артка сөйри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International