ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2015 ел
чәршәмбе

Манзарас авылы китапханәчесе Фирая Сабирова “Алсу гөлләр сезгә, ветераннар!”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Әлеге кичәгә тыл ветераннары чакырылды. Мәктәп укучылары ветераннарга җыр-биюләр башкардылар. Әлеге чараның соңында һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Китапханәче Рузилә Тухбатуллина Трыш авылы китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен Резеда Вәлиеваның 85 яшьлегенә карата “Минем дусларым” дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрде. Укучылар язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар.
Трыш авылы китапханәчесе Рузилә Тухбатуллина, мәдәният хезмәткәрләре белән бергәлектә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Алар даны мәңгелек” дигән әдәби музыкаль кичә үткәрде.
Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең исемен бел!” дип исемләнгән митингта катнашты. Әлеге чарада җыр-бию, нәфис сүз, шигырьләр, изге теләкләр яңгырады.
7 майда Вахит авылы китапханәчесе Ландыш Рахимуллина, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга багышланган һәйкәлне ачу тантанасында катнашты. “Хәтердә сез, һәлак булганнар, рәхмәт сезгә исән калганнар!” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.

12
май, 2015 ел
сишәмбе
8 май көнне Нырья авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг үтте.
Нормабашта җиләк-җимеш бакчасы ачылды.
Югары Арбаш авылында тантаналы вакыйга - Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәл ачылды. Әлеге чарада мөхтәрәм кунаклар, район вәкиле Габделхай Шәймарданов, җирлек башлыгы Илгиз Ярмөхәмәтов, хәрби-табиб Рәшит Җәләлиев, Фәния Җәләлиева,сугыш һәм тыл ветераннары , авыл халкы , укытучылар ,укучылар катнашты. Тантаналы өлештән соң, хәрби –кыр ашханәсе оештырылды, һәркем тәмле ботка белән сыйланды.

11
май, 2015 ел
дүшәмбе
Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә Түбән Үрәс авыл җирлегендә истәлекле, тарихка уелып кала торган вакыйга булды: Түбән Үрәс урта мәктәбенә Советлар Союзы герое Петр Воробьев исеме бирелеп, мемориаль такта куелды. Чарада геройның килене Лидия һәм улы Анатолий Воробьевлар да катнашты.
Бүген районыбызның Җиңү паркы каршындагы мәйданда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек. Сугыш һәм хезмәт ветераннарын, барлык кукмаралыларны район җитәкчесе Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район хәрби комиссары Равил Гафиевлар тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International