ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2015 ел
дүшәмбе
13 майда Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучыларга хокукый ярдәм күрсәтү максатында “Кайнар линия” эшләячәк. Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре шалтыратучыларның сорауларына тәфсилле җаваплар бирәчәкләр, бәхәсле мәсьәләләрне чишкәндә булышлык күрсәтәчәкләр.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан җиңел атлетика буенча район беренчелеге узды. Ярышларда 11 команда катнашты. Беренче урынны – күппрофильле лицейның беренче командасы, икенче урынны - Кукмара 4нче мәктәбенең беренче командасы, өченче урынны Ош.Юмья мәктәбе алды. Җиңүчеләргә Кубок һәм Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр тапшырылды.

9
май, 2015 ел
шимбә
-Хөрмәт һәм олы ихтирамга лаек булган ветераннарыбыз, көнне-төнгә ялгап тылда хезмәт куйган, үсмер килеш тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган өлкәннәребез, әби-бабаларыбыз! Сезне ихлас күңелдән барлык буын вәкилләрен дә берләштерүче зур бәйрәм - Җиңү көне белән тәбриклим, - диелә котлауда. - Миллионлаган кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге бәрабәренә яуланган көн бит ул – 9 Май. 1418 көн һәм төн дәвамында барган сугыш юлының һәр метры солдат каны белән сугарылган. Илебез азатлыгы өчен яу кырында башын салучылар арасында 11 меңнән артык райондашыбыз да бар. Сугыштан соң тән һәм җан яраларыннан газапланып, авыр хезмәттән вакытсыз гүргә керүчеләр дә бик күп!

Бүгенге көндә арабызда булган ветераннар, тыл хезмәтчәннәре алдында башыбызны иябез. Көрәш кырындагы аяусыз батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм безгә бүләк иткән тыныч күк йөзе өчен Сезгә зур рәхмәт. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм уңышлар телим!
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә районыбызның Олыяз авылында мөһим вакыйга – һәйкәл ачу тантанасы узды. Әлеге чарада район җитәкчесе Сергей Димитриев, “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, җирлек башлыгы, чакырылган кунаклар, сугыш һәм тыл ветераннары, мәктәп укучылары катнашты. Тәбрикләү сүзләреннән соң, һәйкәл ачылды, бәйрәм җыр-биюләр белән дәвам итте.

8
май, 2015 ел
җомга
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, “Яшел планета” экологик хәрәкәте кысаларында, Село Чура авыл җирлегендә “Лес Победы” акциясе үтте. Авылда агач һәм куаклар утырту оештырылды.
7 май көнне Ядегәр авыл җирлегендә зур бәйрәм Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелде. Бәйрәмебез Г.Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбе укучыларының билгесез солдатлар күмелгән каберлеккә венок салудан башланды.
8 май көнне Кәркәвеч җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.
Бүген, Зур Сәрдек авылында, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган митинг узды. Анда сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләре, авыл җирлеге Башлыгы, мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланде.
8 май көнне Түбән Өскебаш авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Шул ук көнне Битлянгур авылында А. Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз Нух Идрисовка багышланган мемориаль такта ачылды.
7 майда Үзәк балалар китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән батырлык дәресе булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International