ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2015 ел
чәршәмбе

10.03.15 көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Саттарова Лилия Рәис кызы  Кукмара   муниципаль районының Ч.Т. Айтматов исемендәге

1 нче гимназиясе укучыларына “Наркотикларга - юк” дигән информацион сәгать үткәрде.

22 мартта районның барлык сайлау участокларында гражданнарның үзкертемнәренә кагылышлы сораулар буенча референдум үткәреләчәк. Үз җирлеге территориясенә аерым бер максат өчен билгеле бер суммада акчалата өлеш чыгарырга әзерме – референдумда һәр җирлек халкы әнә шул сорауга җавап бирергә тиеш.
Вахит Мәдәният йортында авылның талантлы ир-егетләре, үзешчән артистлары зур чара оештырдылар. Ир-егетләр, гүзәл затларны бәйрәм белән котлап, быел җиденче тапкыр “Егетләр солянкасы” шоу-тамашасын тәкъдим иттеләр. Артистларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
Зур Сәрдек мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Ике йолдыз" бәйрәм проекты тәкъдим ителде. Гадәти булмаган программа тамашачыларга зур бәйрәм бүләге булды.
Кукмара 4нче урта мәктәбендә ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырылды. Бәйрәмгә 26 ветеран – тыл хезмәтчәне чакырылган иде, аларның нибары 12се генә бәйрәмгә килә алды.
Көннәр язга авышкан мәлдә Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур гадәт. Бу бәйрәм кышны озату, язны каршы алу буларак кабул ителә. Кешеләр элек-электән язны көтеп алганнар, аңа яңа өметләр баглаганнар. Бер-берсенә изге теләкләр теләп, елның яхшы килүенә, уңыш күп булуга юраганнар.

10 март көнне Починок Кучук, Ятмас Дусай, Мамашир, Пычак җирлекләрендә ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләре тапшыру тантанасы уздырылды. Мәктәп укучылары ветераннар каршында концерт куйдылар. Чара ахырында кадерле кунаклар өчен чәй эчү оештырылды.

10
март, 2015 ел
сишәмбе
9 март көнне Күкшел җирлегендә тыл ветераннарына “1942-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләре тапшыру тантанасы уздырылды.

7
март, 2015 ел
шимбә
Агымдагы елның 25 гыйнварында, кичке сәгать 21.46да районыбызның Байлангар авылындагы йортларның берсендә янгын чыгу хакында хәбәр иткән идек инде. Шушы авыл кешеләре Кәримуллин Ризанур Ханиф улы һәм Мөхәмәтгалиенв Айнур Фәрит улы үзләренең өйләрендә күршеләре ягыннан төтен исе килүен сизәләр, урамга чыгалар һәм күрше йортның арттагы өлешеннән төтен чыгуын күрәләр.

6
март, 2015 ел
җомга
Важашурда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль кичә булды. Анда "Инвожо”, "Тюрагай", "Капель", "Зарнишеп" ансамбльларе бик матур чыгыш ясадылар. Шулай ук кичәдә яшь бию төркеме "Универы" да катнашты. Кичәдә тыл ветераннарын котлау һәм бүләкләү дә булды. Бәйрәм бик эчтәлекле һәм матур оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International