ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2015 ел
җомга

5 март көнне Ошторма Юмья, Каенсар, Лубян җирлекләрендә тыл ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләре тапшыру тантанасы уздырылды.

5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
5 март көнне Кукмара Үзәк китапханәсе китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Шәфкать” реабилитацион үзәгендә дәваланучы балалар өчен “Язгы чәчәк бәйләме” исемле уен-викторина үткәрде. 
5 март көнне сугыш ветераны Давыдов Алексей Афанасьевичка 90 яшь тулды. Әле юбилее белән аны Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Замалиева котладылар. Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар.
4 мартта балалар китапханәсенең уку залында  Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган «Ну и чем мы не принцессы!» дип исемләнгән уен-конкурс булды.
4 март көнне үзәк балалар китапханәсендә  “А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей” ның 1б һәм 1в сыйныф укучылары өчен “Книжная карусель” дип исемләнгән уен-сәяхәт узды. 
4 март көнне Олыяз, Важашур, Ядегәр җирлекләрендә тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы уздырылды. Мәктәп укучылары ветераннар каршында концерт куйдылар. Чара ахырында кадерле кунаклар өчен чәй эчү оештырылды.

4
март, 2015 ел
чәршәмбе
Ядегәр авылы клубында зур бәйрәм - җирлекнең тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Җирлектә 23 тыл ветераны яши, шуларның нибары 12се генә бәйрәмгә килә алган.
Районыбыз мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары, Кукмара аграр көллияте студентлары Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Казан дәүләт аграр университеты, ветеринария медицинасы академиясе галимнәре белән очраштылар.
3 март көнне Нырья, Березняк, Лельвиж җирлекләрендә ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләре тапшыру тантанасы уздырылды. Мәктәп укучылары ветераннар каршында концерт куйдылар. Чара ахырында кадерле кунаклар өчен чәй эчү оештырылды.

3
март, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина Зур Кукмара авылында яшәүче сугыш ветераны Садретдинов Харафетдин Садретдиновичның өендә булып аңа “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медале тапшырды, туган көне белән котлады, тазалык, озын гомер теләде. Ветеранны, шулай ук, җирлек башлыгы Марат Галиев, ООО “Кукмара” җитәкчесе Зиннатов Ринат котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International