ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
11 февраль Манзарас авыл китапханәсендә китапханәче Сабирова Фирая Рәфкать кызы, Муса Җәлилне искә алу көненә багышлап, 3 сыйныф укучыларына "Җәлил, исемең бөек синең!" дип исемләнгән темага телдән журнал үткәрде. Балаларны Җәлилнең балалар өчен язылган китаплары белән таныштырды.

11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Күкшел авылы мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дигән фестиваль узды. Шулай ук бу көнне кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.
Анда Вахит, Зур Сәрдек, Сәрдекбаш, Купка авыллары командалары көч сынашты. Узган ел бу кубокны сәрдекбашлылар алып киткән иде, быел исә Зур Сәрдек егетләре җиңү яулап, аны үзләрендә калдырдылар.

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә хәзерлек чаралары кысаларында, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге политсоветы сәркатибе призына Зур Кукмара авылының “Ялкын” яшүсмерләр клубы базасында милли көрәш буенча район шәхси команда беренчелеге узды.
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Кукмара мөхтәсибәте белән берлектә “Олимп” боз сараенда мөселман яшьләребез арасында хокей турниры уздырды. Әлеге чарада Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең җыелма командасы, Казан, Кукмара, Түбән Кама, Сарман һәм Теләче мөхтәсибәтләре командалары катнашты. Турнирда көч сынашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулин, район җитәкчесе Сергей Димитриевлар сәламләде.
Авыл җирлекләрендә район Башкарма комитетының узган елгы эш йомгакларына багышланган хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы үткән шимбәдә Зур Кукмара авыл җирлегендә үтте. Бу җирлек 4 авылны: Зур Кукмара, Жилой Рудник, Янсыбы, Иске Йорт авылларын берләштерә. Җирлек башлыгы Марат Галиев ел дәвамында башкарылган эшләр, агымдагы елга планлаштырылган бурычлар турында сөйләде.

-Бу эшләрнең үтәлүе сездән кергән салымнарга бәйле, шуңа күрә үзвакытында түләвегезне үтенәм. Түләү кәгазен май аенда алдыгыз исә, шул айда ук түләргә ашыгыгыз. Ноябрьдә яки декабрьдә түләрмен әле, дип арткы планга куймагыз, чөнки ул вакытта инде зур эшләр эшләп булмый,- диде ул.
Кукмара 4нче урта мәктәбе чаңгы трассасында “Татарстан чаңгысы-2015” массакүләм чаңгы ярышлары узды. Бистәбездә, авылларда яшәүче спортчылар да мондый төр ярышлардан читтә калмадылар. Мәктәп укучыларыннан алып, муниципаль хезмәткәрләр, физик мөмкинлекләре чикле булучылар, җитәкче урыннарда эшләүчеләр, ветераннар да басты чаңгы юлына. Табигать-анабыз да, кояшлы матур көн бүләк итеп, спорт сөючеләрне сөендерде.

7
февраль, 2015 ел
шимбә
Манзарас авыл җирлегендә район Башкарма комитетының узган елгы эшенә хисап ясалды. Район җитәкчесе Сергей Димитриев җирлектәге һәр социаль-көнкүреш объектында булып, аларның торышы, эшчәнлеге белән танышты. Манзарас урта мәктәбендә үткәрелгән очрашуда хисап чыгышлары тыңланды, аннан халык үзен борчыган сорауларны җиткерде.

6
февраль, 2015 ел
җомга
Бүген районыбызның тау чаңгысы базасы комплексында сноуборд буенча ачык чемпионат узды. Әлеге чара Сочидагы кышкы Олимпия уеннарына бер ел тулуга багышланган иде. Ярышларда Ижевск, Әлмәт, Киров өлкәсе, Казан һәм Кукмарадан килгән сноубордчылар катнашты.
Байлангар авыл җирлегендә район Башкарма комитетының узган елгы эшенә хисап ясалды. Район җитәкчесе Сергей Димитриев җирлектәге һәр социаль-көнкүреш объектында булып, аларның торышы, эшчәнлеге белән танышты. Байлангар урта мәктәбендә үткәрелгән очрашуда хисап чыгышлары тыңланды, аннан халык үзен борчыган сорауларны җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International