ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кәркәүч авыл җирлегендә район Башкарма комитетының узган елгы эшенә хисап ясалды. Район җитәкчесе Сергей Димитриев җирлектәге һәр социаль-көнкүреш объектында булып, аларның торышы, эшчәнлеге белән танышты. Авыл Мәдәният йортында үткәрелгән очрашуда хисап чыгышлары тыңланды, аннан халык үзен борчыган сорауларны җиткерде.

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
2 февральдә Кукмара музеенда Шәһри Казан газетасы журналистлары Илфак Шиһапов, Зөлфия Халиуллина, Дилбәр Гарифуллиналар булып китте. Алар безнең төбәк тарихы турында музей директоры Ләбүдә Давлетшинаның сөйләвен бик кызыксынып тыңладылар.
1 февраль якшәмбе көнне Кукмара мөхтәсибәте чакыруы буенча Мамадыш шәһәре мөселманнары районыбызга экскурсияга килеп киттеләр. Өлкәннәрдән һәм яшьләрдән торган 14 кешелек төркем арасында Мамадыш районының дин эшлеклеләре, имам-абыстайлар һәм мәчет әһелләре бар иде. Кунаклар иң элек Кукмара мәдрәсәсенә барып, әлеге уку йорты эшчәнлеге белән танышты, бинаны карап чыкты, шул көнне үткәрелгән дәресләрдә катнашты.
Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗановлар котлады. Тыл ветеранына Россия Президентының котлау открыткасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.

31
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Кунаклар каршы алырлык, горурланып күрсәтерлек бина-корылмалар булу - үзе бер байлык. Урта Комарның да зур, иркен мәдәният йорты ераклардан балкып, үзенә дәшеп тора. Башкарган эшләре, ирешкән уңышлары да җитәрлек. Урта Комар авыл җирлегендә җир җимертеп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итәләр.

28 январь көнне Әсән-Елга авыл китапханәчесе Нафикова Әлфинә балалар бакчасында “Каләмле каһарманнар” дигән батырлык дәресе үткәрде. Әлеге кичәнең максаты- Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат бирү, балаларны фронтовик язучылар Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәримнең батырлыклары белән таныштыру, аларның иҗатларына күзәтү ясау.
29 январь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә «Современница» хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы булды. Очрашуның темасы «Литература без границ» дип аталды. Клубның җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадьевна, әдәбият елына багышланган «Писатели юбиляры» дип аталган презентация тәкъдим итте.

30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
24-26 январь көннәрендә Чебоксар шәһәрендә Киокусинкай каратэ буенча Чуваш республикасы Беренчелеге һәм ачык Чемпонат үтте. Әлеге ярышларда барлыгы 96 спортчы катнашты. Татарстан һәм Кукмара районы данын Зур Кукмара “Ялкын” яшүсмерләр клубында тәрбияләнүче балалар яклады.
“Россельхознадзор” берләшмәсе тарафыннан үткән елда районыбызның терлекчелек өлкәсендә 25 тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәсендә ветеринария кануннарын бозуның, тиешле таләпләр үтәлмәүнең 11 очрагы теркәлде, җаваплы затларга 34 мең сум штраф салынды.


Якташыбыз, Тырыш авылында туып, саф урман һавасы сулап үскән, 20 елдан артык гомерен урманчылыкка багышлаган, Биектау районы территориясенә урнашкан “Шәһәр яны урман хуҗалыгы” директоры Фарил Галиәхмәтов белән элемтәгә чыгып, табигать-Анабызга хезмәт итүнең серләре белән уртаклаштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International