ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе


Түбән Өскебашта яшәүче Габдрәүф абый Фәтхуллин – авылларны электрлаштыруның башында торган, чыра һәм керосин лампасының сүрән яктысына күнеккән халык өчен электр уты кабызган кешеләрнең берсе. Тик, атасыз үсүе үзәгенә үткәнме, сүзен хезмәте турында түгел, әтисе Сөнгатулланы искә алудан башлады ул.
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Рөстәм Бариев һәм Салават Баймиевлар узган елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча республикада икенче категория ЮХИДИ подразделениеләре арасында “Иң яхшы ЮХИДИ экипажы” дип табылдылар. Аларга күчмә вымпел һәм акчалата бүләкне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең ветераннар Советы рәисе Иван Гафуров тапшырды.
Кукмарабызда сөенечле вакыйга булды. Элеккеге МТС базасында шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысовның заман таләпләренә туры килә торган икмәк пешерү цехы ачылды. Анда яңа төр икмәк-булка продукцияләре җитештереләчәк.
Район хәрби комиссариатында 1998 елгы егетләрне беренчел хәрби исәпкә алу башланды. Медицина комиссиясе барлыгы 350гә якын егетнең армия хезмәтенә яраклымы-юкмы икәнлеген тикшерәчәк.
Иске үрнәктәге махсус федераль маркалы алкоголь продукциясен сату Россия Федерациясе хөкүмәтенең 11.07.2012 елгы 704 санлы карары нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына кадәр генә рөхсәт ителде. Моннан тыш, иске үрнәктәге акцизлы маркалы алкоголь продукциясен Россия Федерациясе хөкүмәтенең 27.07.2012 елгы 775 санлы карары нигезендә 2015 елның 1 сентябренә кадәр сату рөхсәт ителәчәк.


Авыл җирлекләрендә район башкарма комитетының 2014 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары бара. Район җитәкчесе Сергей Димитриев Туембаш авыл җирлегендә иң элек социаль–көнкүреш объектларында, “Тойма” ширкәтендә, мәдрәсә-мәчетләрдә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булды, соңыннан мәктәптә авыл халкы белән очрашу үткәрелде.
Һәр кешегә матурлыкка омтылу хас. Мин дә әбиләремнең чигелгән сөлгеләрен, мендәр өслекләрен әле бүгенгедәй хәтерлим. Өйгә үзгә бер ямь биреп торалар иде аларның кул эшләнмәләре.
“Олимп” боз сараенда мәгариф хезмәткәрләренең шорт-трек буенча кышкы спартакиадасы узды. Ярышларда 20 укытучы катнашты. Ир-егетләр арасында беренче урынны А.Нигъмәтҗанов (Туембаш), икенче урынны – Ф.Нәбиев (Сәрдекбаш), өченче урынны Илсур Кәшәпов (Лубян) алды. Хатын-кызлардан беренчелеккә Л.Нәбиева (Сәрдекбаш) чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Э.Минимуллина (3нче мәктәп) һәм Л.Пахомова (Урта Комар) бүлеште. Җиңүчеләрне котлыйбыз, республика ярышларында да уңышлар телибез.
Шул уңайдан Кукмарада үзәк паркны төзекләндерү күздә тотыла. Анда көздән кирәксез агачлар киселеп, парк территориясе җыештырылып, балалар өчен уен мәйданчыгы корылган иде. Язын аны койма белән әйләндереп, яктырткычлар кую, эскәмияләр һәм атынгычлар урнаштыру планлаштырыла.
Район мәгариф идарәсе һәм профсоюз оешмасы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасын уздырды. Анда мәгариф хезмәткәрләре спортның сигез төре буенча көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International