ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Лубян авыл җирлегендә 2014 елгы эш йомгакларына багышланган хисап җыелышы узды. Иң элек район җитәкчесе Сергей Димитриев әлеге җирлеккә керүче Сәрдәүч авылында булды, кәрҗин үрүчеләр белән аралашты, Лубянда “Авария хәлендәге торак” программасы буенча төзелгән йортны карады, агач эшкәртү цехы, дәваханәдәге ремонт эшләре белән танышты, урта мәктәптә укучылар һәм укытучылар коллективы, урман-техник көллиятендә студентлар белән очрашты.
Район, шәһәр округлары, авыл җирлекләре һәм оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен, җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә үз өлешләрен кертүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү максатында ел саен Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан “Закон территориясе” дигән республикакүләм конкурс уздырыла. Беренче этап районда 1 мартка кадәр үтәчәк. Конкурсның икенче – йомгаклау этабына нәтиҗә Казанда ясалачак.
Узган атнада Казанда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең 2014 ел эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы узды. Анда Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
Почтальон – авыл җирендә дәрәҗәле, шул вакытта күп көч һәм вакыт сорый торган һөнәр иясе. Юлларның такырын да, баткак-сазлыгын да таптарга туры килә хат ташучыга. Кышның күз ачкысыз буранлы көннәрендә зур сумка күтәреп, 8-10 чакрымны тездән кар ерып кайту бер дә җиңел түгелдер. Почта бүлекчәсе күрше авылда урнашкан булса, бигрәк тә авырга туры килә. Ярый ла хәзер инде авыл араларына асфальт җәелгән, машиналар йөреп тора.
Республикада авыл җирлекләре арасында барган конкурста бер миллион сумлык грант оту нәтиҗәсендә күптән түгел Зур Кукмара авыл җирлегенә яңа МТЗ–82 тракторы кайткан. Шушы суммага трактор арбасы һәм көрәк тә алынган.

28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Авыл җирлекләрендә район Башкарма комитетының 2014 елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары бара. Бүген Оштырма Юмья авыл җирлегендә халык белән очрашу үткәрелде. Анда район җитәкчесе Сергей Димитриев, авыл җирлеге башлыгы Анатолий Рамазанов, "Әсәнбаш" агрофирмасы "Заря" бүлекчәсенең башкаручы директоры Раил Галимуллин, мәктәп директоры Виталий Семенов, полициянең участок уполномоченные Виталий Кусаев һәм башкалар чыгыш ясады.

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Анда Купка, Чишмәбаш, Зур Сәрдек, Сәрдекбаш, Олыяз, Адай, Аш.Буҗи, Мәмәшир авыллары командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча беренчелеккә Зур Сәрдек командасы чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Купка һәм Мәмәшир командалары бүлеште.
Арча шәһәренең боз сараенда ветераннар арасында Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей ярышлары узды. Турнирда кукмаралылар өченче урынны алдылар.
25 январь көнне Зур Сәрдек хоккей мәйданында, Корбангалиевлар призына, яшүсмерләр арасында ярыш оештырылды. Уеннарда алты команда катнашты. Иртәдән кичкә кадәр барган ярышта беренче урынны Чишмәбаш егетләре, икенчене - сәрдекбашлылар, өченче урынны Зур Сәрдек егетләре бүлеште. Еш уздырыла торган бу бәйгеләр яшьләребез арасында дуслыкны ныгыта, бердәмлекне арттыра, аларда ихтыяр көче тәрбияли. Спортчыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
25-26 январь көнне “Олимп” Боз сараенда А.В. Тарасов исемендәге “Алтын алка” хоккей клубы Бөтенроссия ярышларының 2015 сезонының төбәкара уеннары уздырылды. Анда 2002/2003 елгы малайлар катнашты. Кукмара, Саба, Балтач, Арча, Теләче командалары арасында барган уенда 1 урынга Саба, 2 урынга Кукмара, 3 урынга Балтач командалары чыкты. Уеннарның арбиторы Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясе судьясы А.Н. Дудкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International